Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
14 февраль , 11:00

"Геройлар өчен эш” – яңа тормышка

“Геройлар өчен эш” колачлы вакансияләр ярминкәсе кысаларында Бәләбәйдә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен оештырылган “Ирләр клубы” утырышы узды. Чараны оештыручылар –  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалы, “Минем бизнес” үзәге һәм Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлеге.

"Геройлар өчен эш” –  яңа тормышка
"Геройлар өчен эш” – яңа тормышка

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре клубта катнашучыларга Бәләбәй районы хезмәт базарында булган вакансияләр турында киң мәгълүмат җиткерделәр. Эшкә урнашуга һәм үз бизнесыңны ачуга юнәлдерелгән дәүләт ярдәме чараларына аерым игътибар бирелде. Сугышчылар СВОда  катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен каралган төрле социаль ташламалар алу мәсьәләләре буенча тәфсилле консультация алдылар. Бу һәр катнашучыга киләчәктә һөнәри үсеш һәм социаль яклау өчен индивидуаль юл картасы алырга мөмкинлек бирде.

Вакансияләр ярминкәсенең төп юнәлешләреннән берсе – Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлегендә эшкә урнашу мөмкинлекләрен тәкъдим итү. Катнашучыларга түбәндәге кирәкле вакансияләр тәкъдим ителде: полиция патруль-пост хезмәтенең аерым ротасы полицейскийы, полиция участок уполномоченные, сорау алу бүлеге дознавателе һәм башкалар.

Бүлекнең шәхси состав белән эшләү буенча өлкән белгече Гүзәл Сафина вакантлы вазыйфаларга кандидатларга карата куела торган таләпләр турында җентекләп сөйләде. Ул социаль гарантияләр, эш шартлары һәм режимы мәсьәләләрен, шулай ук хезмәт хакы күләмен яктыртты.

Моннан тыш, Русия Эчке эшләр министрлыгы системасының мәгариф оешмаларында көндезге белем алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде, бу әлеге өлкәдә һөнәри үсешкә омтылучылар өчен өстәмә перспективалар ача. Кызыксынучылар анкета тутырырга мөмкинлек алдылар, аларның кандидатураларын алга таба карарга әзер булуларын белдерделәр.

Чараны оештыручылар мондый башлангычаларның нәтиҗәлелегенә ышаныч белдерделәр: "Уртак тырышлык белән мондый вакансияләр ярминкәләре СВОда  катнашкан һәркемгә  яңа тормышка һәм һөнәри уңышка ирешү юлында ярдәм булачак!»

Регина Иванова әзерләде. Фотолар Эчке эшләр министрлыгының  Бәләбәй районы буенча бүлегеннән.

 

"Геройлар өчен эш” –  яңа тормышка
"Геройлар өчен эш” –  яңа тормышка
"Геройлар өчен эш” – яңа тормышка
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас