– Без һәрчак сугышчыларыбыз һәм шефга алган госпитальләрнең гаризаларыннан чыгып әйбер җыю игълан итәбез. Бу юлы йөк Запорожье, Донецк, Новоайдарга җибәрелде.
Төзелеш материаллары һәм инструментлары, генератор, маскировка челтәрләре, йокы капчыклары, азык-төлек продуктлары, дымлы салфеткалар, окоп шәмнәре, шырпылар, роутерлар, балалар хатлары һ.б., шулай ук яңа госпиталь өчен җиһазлар, келәмнәр озатылды.
Безнең яклаучыларыбыз тыл кайгыртуын тойсыннар әле.
Һәрвакыт кешеләр сугышчыларга кирәкле әйберләрне китерә, һәм без, волонтерлар, яхшылык һәм җылылык өчен барысына да рәхмәтле.
Маскировка челтәрләре үрүчеләреннән, тегүчеләрдән, ирекле ярдәмчеләрдән һәм, әлбәттә, алыштыргысыз ир-атлардан – Хафизов Таһир, Киселев Олег, Солтанов Ринат һәм Дмитрий Токарев – торган безнең команда гуманитар ярдәмне төрү, комплектлау һәм төяп җибәрү мәсьәләләрен оператив хәл итә.
Күрше районнар һәм шәһәрләр волонтерлары белән дуслык һәм хезмәттәшлек булыша..
Безнең өчен иң кадерлесе - фронтка риясыз ярдәм итүче кешеләргә сугышчыларның рәхмәт сүзләре, – дип уртаклашты Айгөл Рәшит кызы.
Сүз уңаеннан, ветеран-нефтьче Наил Зиннәтов "Герой өчен җылылык" акциясе кысаларында ике тартма үлән чәе җибәрде.
Фронттан хәбәрләр көтәбез.
Любовь Иванова. Фотолар Приютның ярдәм үзәгеннән.