Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
18 февраль , 13:00

Герой өчен җылылык

«Республика башлыгының Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайа һәм бөтен “Барысы да җиңү өчен” дигән девиз белән бөтен халыкка  мөрәҗәгатен тыңлаганнан соң, без һичшиксез СВОда катнашучыларга ярдәм итү буенча гуманитар миссиябезне дәвам итәргә булдык», – дип хәбәр итте «Гадел Россия» партиясенең урындагы бүлекчәсе рәисе, Бәләбәй шәһәре биләмәсе Советы депутаты Татьяна Федорова.

Герой өчен җылылык
Герой өчен җылылык

 –  Элегрәк без кирәкле дарулар, бәйләү материалларын госпитальгә озаткан идек. Газета  төркемендә Ветераннар советының сугышчылар өчен җылы әйберләр җыярга чакыруы турында укыгач, без дә «Герой өчен җылылык» шигаре астында Бөтенрусия хәйрия акциясендә катнашырга булдык. Ветераннар советы складына без оекбашлар (термоноскилар, йон, мамык), эчке киемнәр, футболкалар, бүрекләр, перчаткалар һ.б. тутырылган биш тартма алып килдек. Посылкага якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлаулар, тизрәк җиңү һәм өйгә әйләнеп кайту теләкләрен салдык, – дип сөйләде Татьяна Геннадьевна.

Светлана Шириня

Елена Петрова фотолары

Герой өчен җылылык
Герой өчен җылылык
Герой өчен җылылык
Герой өчен җылылык
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас