Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
20 февраль , 11:00

Җәмгыятьнең бер өлеше булсыннар өчен

18 февральдә Бәләбәй районы хакимиятендә Азат Сәхәбиев махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты.

Җәмгыятьнең бер өлеше булсыннар өчен
Җәмгыятьнең бер өлеше булсыннар өчен

«Ватанны саклаучылар» фонды филиалы оештырган очрашуга СВОның демобилизацияләнгән катнашучылары, шулай ук кыска вакытлы ялда булган бәләбәйлеләр килде.

Социаль челтәрләрдәге башлык хәбәрендә ветераннар һәм гамәлдәге хәрбиләр белән демобилизацияләнгән сугышчыларга ярдәм чаралары турында фикер алышынды, диелә. Аларга ташламалар, социаль гарантияләр һәм ярдәм төрләре турында сөйләгәннәр. СВОның һәр катнашучысы тиешле медицина ярдәмен вакытында ала алсын өчен җентекләп медицина тикшерүе узу тәртибе турында мәгълүмат биргәннәр. Эшкә урнашуга ярдәм программалары турында фикер алышканнар.

Ветераннарның иҗтимагый, мәдәни һәм спорт тормышында катнашуына аерым игътибар бирелгән. Аларга район тормышында актив катнашу мөмкинлекләре турында җиткергәннәр..

"Безнең геройларның үзләрен җәмгыятьнең бер өлеше итеп хис итүләре, мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары ярдәмендә ныклап аякка басулары, яңа кызыксынулар һәм өлкәләр табулары мөһим, - дип билгеләп үтте Азат Сәхәбиев. - Бу очрашу – геройларыбыз өчен мөмкин булган кадәр уңайлы шартлар тудыру юлында бер адым. Без һәр сугышчыбызның батырлыгын бәялибез һәм ярдәм итү өчн системалы эш оештырырга әзер».

Светлана Шириня.

МР хакимияте фотолары

 

 

Җәмгыятьнең бер өлеше булсыннар өчен
Җәмгыятьнең бер өлеше булсыннар өчен
Җәмгыятьнең бер өлеше булсыннар өчен
Җәмгыятьнең бер өлеше булсыннар өчен
Җәмгыятьнең бер өлеше булсыннар өчен
Җәмгыятьнең бер өлеше булсыннар өчен
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас