Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
24 февраль , 14:00

23 февральгә – 1000 нче маскировка челтәре

Приют бистәсе ярдәм үзәгенең "Фронт өчен маскировка челтәре" төркеме волонтерлары 23 февральгә зур нәтиҗәгә ирешкәннәр – сугышчыларны саклау өчен 1000нче челтәр әзерләгәннәр.

23 февральгә – 1000 нче маскировка челтәре
23 февральгә – 1000 нче маскировка челтәре

 – Ике ел ярым эчендә 1000 маскировка челтәре – бу җиңүгә җитди өлеш кертү.

"Баженово үрүчеләре" төркеме гомуми кертемгә тагын 330 маскировка челтәре өстәгән.

Барлыгы: Приют бистәсе  һәм Баженово авылы фидакарь хатын-кызлары 1330 челтәр үргән! Без аларны горурланып тыл хезмәтчәннәре дип атыйбыз. Алар Ватаныбызны саклауда нык торалар. Аларның еш кына күзгә күренмәгән, әмма тормыш өчен ифрат мөһим хезмәте алгы сызыкта сугышчыларыбызны кирәкле маскировка һәм хәвефсезлек белән тәэмин итә, – дип уртаклашты волонтер Айгөл Фәттахова.

Любовь Иванова. Приют бистәсе ярдәм үзәге фотолары

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас