Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
26 февраль , 15:00

СВОда катнашучыларга ярдәм итү өчен хәйрия концерты

Махсус хәрби операция башланган көндә, 24 февральдә, «БелАвтодеталь» предприятиесенең мәдәни-спорт тернәкләндерү үзәгенең тамаша залында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!»дип исемләнгән хәйрия концерты булды. Чара хәрбиләргә ярдәм йөзеннән оештырылды һәм бүген илебезне яклаучыларга рәхмәт белдерергә әзер булган тамашачыларны җыйды.

СВОда  катнашучыларга ярдәм итү өчен хәйрия концерты
СВОда катнашучыларга ярдәм итү өчен хәйрия концерты

«Бораулаучы» шифаханә-профилакторие мәдәни чаралар оештыручысы, Бәләбәй районы ветераннар советы активисты Рәмзилә Камеристова бу мөһим инициативаның тарихы белән уртаклашты.

-– Агымдагы елның февралендә ял итүчеләр көче белән СВО хәрбиләренә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырдык. Программада катнашучылар һәм тамашачылар көчләреннән килгәнчә өлеш керттеләр, шуның белән акча җыеп, аны Бәләбәй районы ветераннар советына тапшырдык. Бу шәһәрдә дә шундый чара оештырырга илһамландырды. «Урал-Батыр» милли- мәдәни сараеның «Ветеран» клубы хорын җитәкләүче Элиза Гыйлемханова бу идеяне шатланып хуплады, – диде Рәмзилә Сөләйман кызы.

Үткәрү урыны итеп «Белавтодеталь» җәмгыяие мәдәни үзәге залы сайланды. Сәламләү сүзе белән Бәләбәй районы ветераннар советы рәисе урынбасары Гүзәл Ишниязова чыгыш ясады. Ул гуманитар миссия кысаларында күрсәтелүче ярдәм турында сөйләде, район халкының бердәмлеге һәм патриотизмының мөһимлеген ассызыклады.

Сәхнәдә «Урал-Батыр» үзәгенең  «Ветеран» хоры, Шәүкәт Бадамшин җитәкчелегендәге автор җыры клубы солистлары Илһам Әхмәтшин, Наталья Шаванова, Нина Назарова, Николай Кухарев, Анна һәм Азамат Шәймөхәммәтовлар чыгыш ясады.

Җыелганнар Ватанга мәхәббәт һәм аны саклаучылар өчен горурлык белән тулы һәр чыгышны җылы кабул иттеләр. СВОда катнашучылар хөрмәтенә бер минут тынлык программаның күңелләрне нечкәрткән әһәмиятле мизгеле булды.

Җырчы Илһам Әхмәтшинның чыгышы тамашачыларны аеруча дулкынландырды. Тамашачылар аны аягүрә басып тыңладылар, җырлар шулкадәр тәэсирле яңгырады. Чараны алып баручы Элиза Гыйлемханова сәхнәгә мәрхүм иренең кителен иңбашына салып чыкты. Ул, күз яшьләрен көчкә тыеп, аны исенә төшерде.

Ирле-хатынлы Анна белән Азамат  Шәймөхәммәтовлар башкарган «Катюша» җыры хисләр өермәсе уятты, аны бөтен зал күтәреп алды. Концерт хор башкаруында «Россия жива» җыры белән тәмамланды.

Хәйрия концерты махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен акча җыярга ярдәм итте. Гүзәл Ишниязова инициаторга һәм оештыручыларга, шулай ук барлык катнашучыларга һәм тамашачыларга аерым рәхмәт белдерде.

Шушы көннәрдә «Бораулаучы» да Башкортстанның төрле шәһәрләреннән ял итүчеләр катнашында чираттагы хәйрия концерты узачак.

Светлана Прокофьева. А. Камеристова фотолары.

СВОда  катнашучыларга ярдәм итү өчен хәйрия концерты
СВОда  катнашучыларга ярдәм итү өчен хәйрия концерты
СВОда  катнашучыларга ярдәм итү өчен хәйрия концерты
СВОда  катнашучыларга ярдәм итү өчен хәйрия концерты
СВОда катнашучыларга ярдәм итү өчен хәйрия концерты
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас