Шәп умартачы Радик Рифкать улы Яркәев үз умарталыгыннан хәрби хезмәткәрләребезгә 50 килограммнан артык хуш исле, шифалы бал тапшырды. Аның бөтен яхшы гамәлләренә гаиләсе ярдәм итә.
Балны литрлы савытларга тутырдылар, һәм кояш нектары белән тулган туган җир продукты якын арада якташ сугышчыларга энергия бирү һәм өй җылысын бүләк итү өчен җибәреләчәк.
– Р.Р. Яркәев хезмәте һәм юмартлыгы белән СВОда катнашучыларга ярдәм итү буенча уртак эшебезгә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Җиңүне без бергә якынайтабыз!
Сүз уңаеннан, ул Мәтәүбашта барлыкка килгән "Бал туе" бәйрәменең инициаторы һәм оештыручысы булды, – диде авыл хакимияте башлыгы Игорь Борисов.
Узган атнада авыл биләмәсе хатын- кызлары "Өй токмачы – СВО сугышчыларына" акциясе үткәрделәр. Мәтәүбаштан, Аккаен һәм Акбасар авылларыннан 20дән артык хуҗабикә аналарча кайгыртып, камыр бастылар, җәеп кистеләр, киптереп, бик күп токмач әзерләделәр.
Авыл халкының юмартлыгы һәм риясызлыгы чиксез!
Любовь Иванова. Мәтәүбаш авыл советы авыл биләмәсе фотолары.