Барлык яңалыклар

Бәләбәй үрүчеләреннән 1300 нче маскировка челтәре!

"Үзебезнекеләрне яшерәбез" ("Zамаскируем СВОИХ") төркеме (волонтер Дарья Маркелова) – махсус хәрби операция  (СВО) өчен маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызларның шәһәрдә беренче һәм әлегә бердәнбер ирекле берләшмәсе.

Бәләбәй үрүчеләреннән 1300 нче маскировка челтәре!
Бәләбәй үрүчеләреннән 1300 нче маскировка челтәре!

Бәйрәм көннәрендә Бәләбәй челтәр үрүчеләре 1300 нче челтәрне үреп беттеләр!

10 мартта Бәләбәй районы ветераннар советы рәисе Александр Буйлов изге күңелле бу хатын-кызлар - волонтерларны юбилей эшләнмәсе һәм Ватанны саклаучыларга зур өлеш кертүләре белән котлады һәм Рәхмәт хатын тапшырды.

Әлеге төркем җитештергән маскировка челтәрләре һәр гуманитар конвой белән СВО зонасына җибәрелә.

Әлеге челтәрләрне үрүчеләр  арасында – хезмәт ветераннары, педагоглар, СВОда катнашучыларның әниләре…

Алар, вакыт  белән исәпләшмичә, үзләренең патриотик бурычларын үтәү өчен остаханәгә киләләр.

Мила Любченко. Ветераннар советы фотосы

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас