Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Тузлыкушта – хәрби әзерлек: сугыш еллары фотосы тарих сөйли

1942 елның кышында Бәләбәй районы авылларының тыныч халкы да Җиңү өчен көрәшкә әзерләнгән.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Тузлыкушта – хәрби әзерлек: сугыш еллары фотосы тарих сөйлиИрек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Тузлыкушта – хәрби әзерлек: сугыш еллары фотосы тарих сөйли
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Тузлыкушта – хәрби әзерлек: сугыш еллары фотосы тарих сөйли

Бөек Ватан сугышының иң авыр чорында фронттагы көрәш кенә түгел, тылдагы әзерлек тә зур әһәмияткә ия була. 1942 елның гыйнварында төшерелгән сирәк архив фотосы безне Башкортстанның Бәләбәй районы Тузлыкуш авылына – Чапаев исемендәге колхозга алып кайта.

Фотода “Всевобуч” бүлегенең строй әзерлеге дәресе сурәтләнгән. Корал тоткан авыл ир-егетләре сафка тезелгән, ә инструктор аларга хәрби күнегүләр үткәрә. Йөзләрдә – җитдилек, карашларда – заман таләбе.

“Всевобуч” – “всеобщее военное обучение”, ягъни халыкны гомуми хәрби әзерләү системасы була. Сугыш башлангач, СССРның һәр төбәгендә диярлек мондый бүлекләр оештырыла. Авыл кешеләре эштән соң стройга баса, винтовка тотарга, саф адымнарына, хәрби тәртипкә өйрәнә. Күпләр өчен бу фронтка китәр алдыннан соңгы әзерлек мәктәбе була.

Тузлыкуштагы Чапаев колхозында да бу эш җитди алып барыла. Фотодан күренгәнчә, дәресләр кышкы салкында ачык һавада үтә. Әмма сугыш еллары кешеләрен авырлык куркытмый – һәркем үзен Ватан сакчысы итеп тоя.

Әлеге кадрны фотограф В. Башкиров төшергән. Фотосурәт бүген Мәскәүдәге Русия дәүләт кинофотодокументлар архивында саклана (саклану саны – 179394). Мондый тарихи фотолар безгә тылдагы татар авылларының да Җиңүгә зур өлеш кертүен искәртә.

Тузлыкуш авылы халкы өчен бу – гади генә строй дәресе түгел, ә Ватан алдындагы җаваплылык символы. Фронтка китүчеләр дә, тылда калучылар да бер максат белән яши: Җиңүне якынайту.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның әдәби эшкәртүендә.

Фото Мәскәүдәге Русия дәүләт кинофотодокументлар архивыннан алынды (саклану саны – 179394).

 

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас