Изге йөрәкләр үзебезнекеләргә ярдәм итәр өчен ачык

Саклаучыларыбызга ярдәм итү өчен барлык биләмәләр ирекмәннәре  гуманитар ярдәм җыю оештыра. Аларның сүзләренә караганда, һәр төркем каршында даими  ярдәм итүче иреклеләр берлеге оешкан.

Изге йөрәкләр үзебезнекеләргә ярдәм итәр өчен ачыкИзге йөрәкләр үзебезнекеләргә ярдәм итәр өчен ачык
Изге йөрәкләр үзебезнекеләргә ярдәм итәр өчен ачык

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен Бәләбәй коррекция мәктәбе коллективы һәм Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчетенә йөрүчеләр Приют бистәсендәге ярдәм үзәге аша сугышчыларга актив ярдәм итәләр.

Шушы көннәрдә үзәк волонтерлары DJI Mavic 3 Pro квадрокоптерына акча җыю игълан иткәннәр, һәм шунда ук коррекцион мәктәптән (14000 сум) һәм мәчет мәхәлләсеннән (13000 сум) акчалар күчерелгән.

Волонтерлар җыемда катнашучыларның барысына да чиксез рәхмәт белдерәләр.

Акча җыю дәвам итә.

Шулай ук приютлылар  Бәләбәйгә коры ашлар әзерләү өчен яшелчәләр һәм тозланган яшелчә банкалары алып килгәннәр.

Бәләбәйдән В. В. Чуприн ветераннар советы ирекмәнәренә фронтка озату өчен 50 кг бал тапшырган..

– Район халкының ярдәме һәм яклавы белән безнең саклаучылар ышанычлы тыллары барлыгын тоялар, - диделәр ветераннар советында.

Бәләбәйлеләрнең һәм башка төбәкләрдә яшәүче якташларыбызның  СВОда катнашучылар хөрмәтенә истәлекле корылма төзү өчен акча җыюга кушылуларын сорыйбыз.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (34786) 3-25-57

Любовь Иванова. Фотоларны волонтерлар тәкъдим итте

Изге йөрәкләр үзебезнекеләргә ярдәм итәр өчен ачык
Изге йөрәкләр үзебезнекеләргә ярдәм итәр өчен ачык
Изге йөрәкләр үзебезнекеләргә ярдәм итәр өчен ачык
Изге йөрәкләр үзебезнекеләргә ярдәм итәр өчен ачык
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас