

- Коры ашлар әзерләү өчен яшелчәләр дә, ярмалар да кирәк. Күп гражданнар безгә ярдәм итә. Мәсәлән, Бәләбәйдән Мифтаховлар гаиләсе инде ничәнче тапкыр ашлар әзерләү өчен 125 кг төрле ярмалар тапшырды, – дип уртаклашты волонтер Алена Рахманкулова.
Шушы көннәрдә Цветаев әдәби үзәге белгече Андрей Аксенов коры ашлар әзерләү өчен яшелчәләр (бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер) партиясен тапшырды.
Приют бистәсендәге ярдәм үзәге волонтерлары халыкка шифалы үләннәр – мәтрүшкә, бөтнек, сары мәтрүшкә һ. б. әзерләү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.
– Үлән чәе сугышчыларга бик кирәк. Ул эчемлек кенә түгел – файдалы микроэлементлар хәзинәсе, аның тәме һәм исе туган як , аның киңлекләрен хәтерләтә.
Үләннәрне җыегыз, киптерегез, ә без аларны пакетларга төрәбез. Сезнең өлешегез – ул сакчыларның хәрби рухын һәм сәламәтлеген саклауны кайгырту, – диелә мөрәҗәгатьтә.
Приют бистәсенең Богородице-Тихвинский хатын-кызлар монастыре каршындагы «Доброе сердце» волонтерлар төркеме безнең сугышчыларга даими рәвештә өй токмачы җибәрә. Аны әзерләүдә төрле яшьтәге чиркәүгә йөрүчеләр катнаша. Моннан тыш, алар маскировка челтәрләре дә үрәләр.
Үзебезнекеләргә булышыгыз!
Любовь Иванова