“Йөрәк алдамый, бу бит минем әнием!”

Хезмәт ветераны 77 яшьлек Әнисә Бикмөхәмәтова 1945 елгы фотосурәттә әнисе – Юсеева Һидая  Юсый кызын таныган!

“Йөрәк алдамый, бу бит минем әнием!”“Йөрәк алдамый, бу бит минем әнием!”
“Йөрәк алдамый, бу бит минем әнием!”

“Бәләбәй хәбәрләре” (№ 10) һәм “Белебеевские  известия” (№ 22) газеталарының 29 майда чыккан санында “Тузлыкуштан юлга чыкты “Кызыл обоз” баш астында  Ирек Фәтхлисламовның язмасы белән фотограф Эдуард Песовның 1945 елда Бәләбәй районы Тузлыкуш авылы тарихын чагылдырган ике фотосы нәшер ителгән иде. Мәскәүдәге Русия Дәүләт кинофотодокументлар архивыннан алынган бу гаять истәлекле тарихи мирасны Уфадан язучы һәм журналист, тумышы белән Тузлыкуш авылы егете Илдус Фазлетдинов җибәрде, аңа чиксез рәхмәт. Әйткәндәй, әлеге фотолар “Тулпар”ның һәм  “Бәләбәй хәбәрләре”нең ВКдагы социаль челтәрләрдәге  битләрендә дә куелды.

Газетаның әлеге саны чыгып күп тә үтмәде,  эш бүлмәмә бөтен булмышыннан ягымлылык, эчке матурлык бөркелеп торган бер апа килеп керде. Ул дулкынланып сүзен башлады:

 – Мин, мин гәзиттә чыккан ике фотоның берсендә  газиз әниемне таныдым! Җиде атлы юлга чыккан “Кызыл обоз”ны чагылдырган  фоторәсемдә алгы планда фронтовик ир янында утырган хатын-кыз ­- әнием ул, минем әнием Һидая Юсеева! – дип сөйли башлады ул, берчә каушап, берчә дулкынланып, шатлыклы хис-тойгыларына ирек биреп. –  Хаталану мөмкин түгел, мин генәме, 80 яшьлек Әхмәт абыем да, сеңлем Нәфисә дә таныганнар, шунда ук миңа шалтыраттылар. Бездә әнинең бердәнбер фотосы сакланган, андагы һәм бу фотодагы хатын-кызның йөз чалымнары бер үк...

Бу редакция өчен дә сөенечле хәл булды. Сугыштан соңгы авыр тормышның  кабатланмас  мизгелен чагылдырган әлеге истәлекле фотода, бәлки, кем дә булса, танышын, якынын таныр дигән өмет белән дә куйган идек бит аны.

Әнисә  Мияссәр кызы әнисе турында Тузлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенә караган Каен-Елга авылыннан Рәхмәтуллин Мөнәвәр абыйның (ул да  мәрхүм инде) сөйләгәннәрен күңел дәфтәрендә саклый. “Һидая Юсей кызы алдынгы колхозчы булды, башка авыл хатын-кызлары шикелле, бер эштән дә курыкмады, фермада хисапчы (учетчица) булып эшләде, үгезләр белән Бәләбәйдән Тузлыкушка сөт ташыды, сөт тулы феләкләрне берүзе күтәрә иде”, – дип бәян иткән абзый кеше. Юл озын, ни генә булмас, куркырсың, иртәрәк чыгып  Каен-Елга турына килеп җит, Бәләбәйгә бергә барырбыз дип, дип әйтә торган булган Мөнәвәр абый.

Башка авылдашлары белән сугыш елларында һәм аннан соң да ал-ялны белми эшләгән, иңнәрендә авырлык-сынауларны кичергән, киләчәктә яхшы тормышка өмет белән яшәгән Һидая  апа, кызганычка күрә, бик яшьли, 1964 елның 11 октябрендә 41 яшендә йөрәк чиреннән  вафат булган, дүрт баласы калган. Бүгенге көндә өчесе исән,  Мансур исемле улы мәрхүм. Балалары намуслы, эшчән, яхшы кешеләр булып үскәннәр. Әнисә Мияссәр кызы Бәләбәйдә 43 ел медицина өлкәсендә эшләп, хаклы ялга чыккан, тире-венерология диспансерында хезмәт куйган.

Әнисе вафат булганда 15 яшьтә булган кыз аның турында якты хатирәләр саклый.

 – Әни безнең өчен дөньяда иң яхшы әниләрнең берсе булды. Алар әтием- Бәләбәй егете Мияссәр белән ул киномеханик булып авылларга кинолар куеп йөргән чакта  танышканнар, өйләнешкәннәр. Әни  бик матур, тырыш, сабыр, уңган иде, мич тутырып камыр ризыклары – коймак, кәкриләр пешерергә яратты. Мал-туар да асрадылар. Ул гармунда да уйный, моңлы итеп җырлый иде. Авылдашлары хәтерләвенчә, ике абыйсын сугышка озатканда әнием капка башына менеп, гармун уйнап кычкырып җырлаган, бөтен халык елашкан.

 Без башта Красноречка авылында тордык, әти урманчы булып эшләгәнгә  күрә лесхоздан җибәргәннәр,  ә аннары, 1957 нче елда, Бәләбәйгә күчендек, 1 нче класска монда укырга төштем, – дип истәлекләре белән уртаклашты Әнисә апа.

Саубуллашкан чакта чын тарихны чагылдырган фотосурәткә кабат кайтып:

 – Әлбәттә, әниемнең исем-фамилиясе язылмаган, ә бәлки, архивта бардыр, әмма йөрәк алдамый – 99 процент ышаныч белән әйтә алам, алда утырган ак яулыклы  яшь хатын – безнең кадерле әниебез! 81 елдан соң аның фотосурәтен күреп, шатланам да, елыйм да. Бу тарихи ядкарь белән безне очраштырган һәркемгә рәхмәт, –  диде Әнисә Мияссәр кызы.

Үткәннәрнең чынбарлыгын ничек бар, шулай чагылдырган бу фотолар һәркемгә  бик кадерле. Аларда -- ил тарихы, җирдәшләребез язмышы.

Зәйфә Салихова.

 

 

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас