Бәләбәй пенсионерлары үзебезнекеләрне ташламый

Бәләбәй шәһәренең күп пенсионерлары мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булулары белән аерылып торалар. Алар МХОда катнашучылар өчен ярдәм җыюда ветераннар советына даими ярдәм итәләр.

Бәләбәй пенсионерлары үзебезнекеләрне  ташламыйБәләбәй пенсионерлары үзебезнекеләрне  ташламый
Бәләбәй пенсионерлары үзебезнекеләрне ташламый

Мәсәлән, Урусовлар гаиләсе коры ашлар әзерләү өчен өй эшләнмәләре һәм яшелчәләр әзерләгән. "Автонормаль" заводы ветераны Анатолий Степанович барсын да складка алып килгән, шулай ук Бәләбәйдә МХОда катнашучыларга һәйкәл төзү өчен "халык копилкасына" 20 мең сум керткән.

Вәлиевлар янә госпитальгә озату өчен мендәрләр, урын-җир һәм эчке киемнәр алып килгәннәр.

Ветераннар советы активисты Н. М.Кухарев УАЗга тәгәрмәчләр  тапшырды.

 –  Барсына да битараф булмаганнары һәм актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт белдерәбез, - дип уртаклашты Бәләбәй районы ветераннар советы рәисе урынбасары Гүзәл Ишниязова.

Үзебезнекеләргә һәркем ярдәм итә ала! Читтә калмагыз!

Любовь Иванова. Ветераннар советы фотолары

Бәләбәй пенсионерлары үзебезнекеләрне  ташламый
Бәләбәй пенсионерлары үзебезнекеләрне  ташламый
Бәләбәй пенсионерлары үзебезнекеләрне ташламый
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас