Үзебезнекеләр өчен гуманитар ярдәм килеп кенә тора

Ветераннар складына Өсән-Ивановка авыл советы халкы 10 рулон рабица челтәре китергән.

Үзебезнекеләр өчен гуманитар ярдәм килеп кенә тораҮзебезнекеләр өчен гуманитар ярдәм килеп кенә тора
Үзебезнекеләр өчен гуманитар ярдәм килеп кенә тора

Эчке эшләр министрлыгы ветераннары заявка позицияләренең берсен яптылар –ОСБ-плитәләр сатып алганнар.

Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Владимир Коровкин УАЗ автомобиле өчен шкворнялар һәм шарлы терәкләр комплекты китергән.

“Сәләм” кибете коллективы 50 м фольгоизолон тапшырган.

Шаровка халкы СВО сугышчыларына даими ярдәм күрсәтә. Җыелган гуманитар ярдәмне үз машиналарында урындагы волонтерлар – гамьле ирле-хатынлы Кривовлар китерә.

Бу юлы шаровкалылар юу-юыну чаралары һәм коры ашлар әзерләү өчен продуктлар (бәрәңге, чөгендер, кишер, ярма, тозланган кәбестә, яшелчәләр) тапшырганнар.  

СВО сугышчыларына бәләбәйлеләрнең риясыз ярдәме турында Бәләбәй районы ветераннар советы активистлары хәбәр итте.

Приют бистәсе ярдәм үзәге волонтерлары ялга кайткан сугышчы артыннан маскировка челтәрләре, үлән чәйләре, бал, өй токмачы, мунча себеркеләре, автозапчастьлар, кадаклар, саморезлар һ.б. җибәргәннәр.

Чираттагы мәртәбә Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчетенә йөрүчеләрдән; Баженово авылында яшәүчеләрдән, Самара шәһәрендә яшәүче Муса кызы Иринадан һәм башкалардан ярдәм килгән.

Любовь Иванова әзерләде. Фотоларны ирекмәннәр тәкъдим итте.

 

Үзебезнекеләр өчен гуманитар ярдәм килеп кенә тора
Үзебезнекеләр өчен гуманитар ярдәм килеп кенә тора
Үзебезнекеләр өчен гуманитар ярдәм килеп кенә тора
Үзебезнекеләр өчен гуманитар ярдәм килеп кенә тора
Үзебезнекеләр өчен гуманитар ярдәм килеп кенә тора
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас