Якташларга актив ярдәм итәләр

Бәләбәй районы биләмәләренең волонтерлык төркемнәренә якташ сугышчылардан  даими кирәкле нәрсәләр сорап үтенечләр килә. Һәр төркемдә битараф булмаган кешеләр бар, алар үзебезнекеләргә актив ярдәм итәләр.

Якташларга актив ярдәм итәләрЯкташларга актив ярдәм итәләр
Якташларга актив ярдәм итәләр

Муниципаль район хакимиятенең ветераннар оешмасы вәкилләре даими рәвештә гуманитар ярдәм җыюда катнашалар. Бу юлы алар полиэтилен пленка төргәге сатып алып тапшырганнар.

Хезмәт ветераны Мифтахов Айрат Фәррах улы коры ашлар әзерләү өчен чираттагы тапкыр алты капчык төрле ярма алып кеитергән.

Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчетенә йөрүчеләр сугышчыларыбызга гел гуманитар ярдәм күрсәтәләр. Шушы көннәрдә алар Приют бистәсенең ярдәм үзәгенә тагын,  инде ничәнче тапкыр, гумаитар ярдәм партиясе һәм акча китергәннәр.

Якташларыбызга ярдәм итәргә теләүчеләр, биләмәләрдәге  волонтерлар төркеменә мөрәҗәгать итегез!

Любовь Иванова. Фотоларны волонтерлар тәкъдим итте

Якташларга актив ярдәм итәләр
Якташларга актив ярдәм итәләр
Якташларга актив ярдәм итәләр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас