

Тантанада БР Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев, Бәләбәй районы башлыгы Азат Сәхабиев, "Ватанны саклаучылар" фондының БР филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Владимир Нагорный һәм Башкортстан МХО ветераннары ассоциациясе рәисе урынбасары Дмитрий Смирнов катнаштылар. Шулай ук чарада социаль координаторлар да (аларның эшләре яңа үзәк эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйле булачак), МХОда катнашучылар, шул исәптән МР Советы депутаты Алексей Никулин һәм укчылар полкы командиры урынбасары Андрей Белов булдылар.
Яңа үзәк МХО ветераннары һәм аларның гаиләләре тиешле ярдәмне ала алырлык комплекслы мәйданчык булырга тиеш. Анда "Ватанны саклаучылар" фондының социаль координаторы кабинеты эшләячәк, ул төрле мәсьәләләрне хәл итүдә беренче бәйләнеш урыны булачак.
Үзәкнең иркен конференц-залы эшлекле очрашулар, тантаналы вакыйгалар уздыру, шулай ук бергә чәй эчүләр оештыру өчен урын булачак, анда МХО ветераннары һәм геройларның гаилә әгъзалары аралаша, тәҗрибә уртаклаша һәм мораль ярдәм ала алачак.
Яңа үзәктә психологик иминлеккә аерым игътибар бирелә. Үзәк базасында түләүсез психологик ярдәм күрсәтеләчәк, ул кичерелгәннәрнең нәтиҗәләрен җиңәргә һәм тыныч тормышка җайлашырга ярдәм итәчәк. Җылы һәм ышанычлы аралашу мөмкинлеген булдыру – үзәкнең төп бурычларыннан берсе.
МХОда катнашучыларга ярдәм итү буенча муниципаль үзәкләр ачу турында республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмә бирде, һәм бүген республиканың 40 ка якын муниципалитетында шундый үзәкләр эшли, шул исәптән Бәләбәйдә дә.
Үзәкнең адерсы: Кызыл ур., 123/2. Эш режимы: эш көннәрендә 9.00 дән 18.00 гә кадәр.
Регина Иванова әзерләде
МР хакимияте фотолары