

– Бәләбәйдә Запорожье юнәлешенә конвой оештырыла, – дип хәбәр иттеләр район ветераннар советында.
Разидә Ибәтуллина җитәкчелегендәге «Акчарлак» татар җыры ансамбле «окоп шәмнәре»патриотик акциясендә актив катнаша. Ай саен коллектив МХО зонасына шәмнәр партиясен җибәрә. Шушы көннәрдә алар волонтерларга шәм тартмаларын тапшырдылар.
– Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчетенә йөрүчеләр янә гуманитар ярдәм җыйдылар. Әлфия Таһир кызы Раевка бистәсендәге икмәк пешерү цехыннан чиләкләр алып кайтып, Богородица-Тихвинский храмы волонтерларына токмач тутыру өчен тапшырды.
Даими ярдәмчесе Гөлшат Фират кызы линолеум тапшырды.
Николай Кухарев әзерләнгән мунча себеркеләрен киптереп, алга таба фронтка озату өчен кит ерде, - дип хәбәр иттеләр Приют бистәсенең ярдәм үзәгеннән.
Волонтерлар битараф булмаган бәләбәйлеләргә рәхмәт белдерә.
Безнең сугышчыларга ярдәм итәргә теләүчеләр урыннарда волонтерлык төркемнәренә мөрәҗәгать итә алалар.
Любовь Иванова. Фотоларны волонтерлар тәкъдим итте