

Баженово авылы волонтерлары маскировка челтәрләре һәм бал китергәннәр.
Алексей Лазарев перфораторны биргән.
25 нче балалар бакчасында МХОда катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю акциясе уздырганнар.
– Безнең тәрбияләнүчеләр әле бәләкәй, ләкин аларның йөрәкләре бик зур, –дип сокланып сөйлиләр Үзәк волонтерлары.
Ярмәкәй районы волонтерлары ярдәмендә Туймазы районында Нива автомобиле табып, аны җыелган акчага сатып алуга ирешелгән.
Үзәк активистлары Хафизов Таһир һәм Камартдинов Фидаис Приютка авто китергәннәр..
Якын арада «Мужская сила» төркеме волонтерлары «Нива»ны ремонтлауга һәм техник хезмәт күрсәтүгә керешәчәк.
Үзебезнекеләр өчен әйберләр җыюда катнашучыларның ярдәме бәһалап бетергесез!
Рәхмәт сезгә, мәрхәмәтле кешеләр!
Любовь Иванова әзерләде. Приют бистәсе ярдәм үзәге фотосы