Барысы да җиңү өчен: Русия көче – халыклар бердәмлегендә

Приют  бистәсенең "Үүзебезнекеләрне ташламыйбыз" волонтерлар төркеме составындагы көмеш волонтерлар һәм Бәләбәй районында МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү үзәге җитәкчесе Раушания Табаева Әлшәй районында узган V төбәкара этномәдәни патриотик фестивальдә һәм СВО волонтерларының «Все для Победы» I республика форумында катнаштылар.

Барысы да җиңү өчен: Русия көче – халыклар бердәмлегендәБарысы да җиңү өчен: Русия көче – халыклар бердәмлегендә
Барысы да җиңү өчен: Русия көче – халыклар бердәмлегендә

- Яңа Сепәш авылы янында киң колачлы чара булды. Әлшәй районына Башкортстанның төрле тарафларыннан кунаклар һәм катнашучылар килде.

Фестивальнең төп максаты – хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, махсус хәрби операция сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтү.

Фестиваль программасына медицина, психология, юридик, мәгариф, спорт һәм мәдәният юнәлешләре кертелгән иде. Белгечләр һәм экспертлар 28 мәйданчыкта эшләде.

Инде бишенче тапкыр уздырыла торган фестиваль бай этномәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру, рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм буыннар бәйләнешен  ныгыту өчен мөһим вакыйгага әверелде, – дип уртаклашты көмеш волонтер Людмила Пашина.

"Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Приют" ирекмәннәр төркеме   актив гражданлык позициясе, шәхси өлеш кертүе һәм хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм күрсәтүе, МХО катнашучыларына ярдәм итүдә иҗтимагый әһәмиятле эшчәнлеге өчен БР буенча "Ватанны саклаучылар " фондының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Оештыручылар һәм катнашучылар фикеренчә, "Җир көче" фестивале Русиянең көче аның халкының бердәмлегендә, тамырларын саклауда һәм бер-берсенә ярдәм итәргә әзер булуда икәнен кабат исбатлады.

Любовь Иванова әзерләде. Фотолар Людмила Пашинаның шәхси архивыннан

 

 

Барысы да җиңү өчен: Русия көче – халыклар бердәмлегендә
Барысы да җиңү өчен: Русия көче – халыклар бердәмлегендә
Барысы да җиңү өчен: Русия көче – халыклар бердәмлегендә
Барысы да җиңү өчен: Русия көче – халыклар бердәмлегендә
Барысы да җиңү өчен: Русия көче – халыклар бердәмлегендә
Барысы да җиңү өчен: Русия көче – халыклар бердәмлегендә
Барысы да җиңү өчен: Русия көче – халыклар бердәмлегендә
Барысы да җиңү өчен: Русия көче – халыклар бердәмлегендә
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас