Тормышның төп дәресе

"Бәләбәй шәһәре татар гимназиясе" мәгариф учреждениесенең талантлы педагогы, Бишбүләк районының Яңа Биктәш авылыннан якташыбыз  Финзирә Галимҗан кызы “Барсы да фронт өчен” волонтерлар төркеменә  укучылары белән   махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларыбыз өчен әзерләгән посылкаларны тапшырды. Укучылар чәй үләннәре җыеп һәм киптереп,  ата-аналары булышлыгы белән  барлыгы 16 зур пакет, 800 бәләкәй пакет әзерләгәннәр.

Тормышның төп дәресеТормышның төп дәресе
Тормышның төп дәресе

Балалар туплаган  посылкалар, алар кулы белән язылган хатлар ниндидер аерым хис-тойгылар уята, чөнки ир-атлар фронтка киткәндә сугышның абстракт яңалык булудан туктаганын аңлыйбыз. Ул сыйныфларга, мәктәп коридорларына, парталар артында сөйләшүләргә керә. Һәм шул вакытта сорау туа: ә калганнар нәрсә эшли ала? Аеруча – төп коралы винтовка түгел, ә сүз, кайгырту һәм сабырлык булган укытучылар һәм балалар.

Сугышчыларга мәктәп, гимназиянең ярдәм итүе  гуманитар ярдәм җыю белән чикләнми. Бу тирән әхлакый кыйммәт. Педагоглар өчен ул төп бурычларының берсе - кеше тәрбияләү бер чарасы. Чөнки Туган илгә мәхәббәтне дәреслек буенча өйрәтеп булмый; аңа хәзер окоптагыларның хәленә кереп кенә ирешергә г мөмкин. Укытучы батырлык дәресе үткәргәндә, сыйныф белән бергә маскировка челтәре үргәндә, ул патриотик бурычны үтәп кенә калмый –  ул балаларга җанлы катнашу тәҗрибәсе бирә. Ул батырлыкның пулялар астында гына түгел, ә мәктәп остаханәсендә дә булуын күрсәтә,  маскировка челтәре җебенең һәр үрелеше –  кемнеңдер коткарылган гомере ул.

Бала өчен исә бу эшчәнлек – җаваплылыкның олы дөньясына тәрәзә. Гаджетлар һәм  күңел ачулар чорында бурычның нәрсә икәнен аңлау шундый кыен. Ләкин укучы таныш булмаган солдатка хат язганда, кинәт аңлый: аның сүзләре солдат күңелен  җылытырга , рәсеме өй турында исенә төшерергә мөмкин. Бу өчпочмаклы хатлар гаҗәеп миссиягә ия: алар фронт белән тыл арасындагы  упкынны юалар.

Сугышчы хатны укый һәм ни өчен сугышканын исли — тәнәфестә кыңгырау чылтыравы өчен, мәктәп ишегалдында көлү өчен, киләчәк өчен. Сугыш – ул атышу гына түгел, бу әрнү, борчылу һәм өмет... Бала шуны һәм анда аның да  катнашу тамчысы барлыгын аңлый башлый.

Монда кычкырып сөйләү кабул ителмәгән  драма да бар. Үзенең элеккеге укучысын алгы сызыкка җибәрүче укытучыга яки ире фронтта булган  яшь педагогка хатлар һәм посылкалар – бу ярдәм итә алмаганлыктан акылдан язмау ысулы. Алар коры паеклы тартмаларга әйберләрен генә түгел, ә догаларын, куркуларын, горурлыкларын да салалар. Бу җан өчен терапия, физик яктан янәшә була алмыйсың, әмма һич югы ниндидер әйбер эшлисең. Һәм балалар, моны тоеп, күрсәтмә буенча түгел, ә йөрәк белән кызгануга, мәрхәмәтлеккә  өйрәнәләр..

Иң гаҗәбе – бу эшчәнлек мәктәп климатын үзгәртә. Бергәләп гуманитар ярдәм  җыючы сыйныфта отличниклар һәм өчлегә укучылар, тиктормаслар һәм күренеп бармаганнар арасында чикләр югала. Уртак максат теләсә кайсы линейкадан көчлерәк берләштерә. Әти-әниләр кушыла, әбиләр оекбашлар китерә – мәктәп вакытлыча яхшылык штабына әверелә. Һәм бу тартмалар, скотч һәм балалар энтузиазмы хаосында югары трибуналардан сөйләнгән бердәмлек туа. Тик монда ул җанлы һәм шау-шулы.

Ахыр чиктә, мәгариф учреждениесендә сугышчыларга ярдәм итү – бу буыннар диалогы, анда өлкәннәр кечеләрне сүздән бигрәк гамәлләр белән өйрәтә. Бу искә төшерү: Җиңү окопларда гына түгел, бәлки үз ялкаулыгыңны, битарафлыгыңны, куркуыңны җиңүдән – һәр көннең кечкенә җиңүләреннән корыла. җиңүдә. Укытучы белән укучы посылкалар өелгән өстәл алдында иңгә-иң торганда тарих иҗат итәләр. Шау-шулы, парад тарихы түгел, ә чын –  балалар рәсемнәреннән һәм хәтта иң караңгы вакытта да укытучы кабызган яктылыкка чын күңелдән ышанудан Менә бу, мөгаен, тормышның төп дәреседер.

Анастасия Рамазанова. Бишбүләк

Зәйфә Салихова әзерләде

 

 

Тормышның төп дәресе
Тормышның төп дәресе
Тормышның төп дәресе
Тормышның төп дәресе
Тормышның төп дәресе
Тормышның төп дәресе
Тормышның төп дәресе
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас