Бәләбәйдә үз сугышчыларыбыз өчен игелекле гамәлләр кылалар

Ирекмәннәр башлангычы  белән безнең сугышчыларга МХО зонасына җибәрү өчен мунча себеркеләре әзерләү акциясе дәвам итә.

Бәләбәйдә үз сугышчыларыбыз өчен игелекле гамәлләр кылаларБәләбәйдә үз сугышчыларыбыз өчен игелекле гамәлләр кылалар
Бәләбәйдә үз сугышчыларыбыз өчен игелекле гамәлләр кылалар

"Ветераннар советы активисты Н.М. Кухарев ”Гаилә" үзәге (элек - Балалар йорты) тәрбияләнүчеләре һәм тәрбиячеләре белән бергә 94 каен себеркесе әзерләделәр", - дип хәбәр иттеләр Бәләбәй районы ветераннар советында.

Исегезгә төшерәбез, Николай Кухарев җитәкчелегендә әзерләнгән 130 себеркенең беренче партиясен якташ сугышчыларга тапшырдылар инде.

Себерке һәм үлән чәйләре белән уртаклашырга теләүчеләр урындагы  волонтерларга мөрәҗәгать итегез.

Хезмәт ветераны Урусов А .С. шулай ук геройларыбызга актив ярдәм күрсәтә: шушы көннәрдә азык-төлек һәм коры ашлар әзерләү өчен өй эшләнмәләре китерде. "Һәр ярдәм – җиңүгә таба бер адым!"- ди ветераннар советы рәисе урынбасары Гүзәл Ишниязова.

Любовь Иванова. Ветераннар советы фотолары

Бәләбәйдә үз сугышчыларыбыз өчен игелекле гамәлләр кылалар
Бәләбәйдә үз сугышчыларыбыз өчен игелекле гамәлләр кылалар
Бәләбәйдә үз сугышчыларыбыз өчен игелекле гамәлләр кылалар
Бәләбәйдә үз сугышчыларыбыз өчен игелекле гамәлләр кылалар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас