Якташ сугышчыларны кайгыртып

Приют бистәсендәге Богородица-Тихвинский храмы каршындагы «Доброе сердце» төркеме волонтерлары МХОга җибәрү өчен чираттагы өй токмачы партиясен тапшырганнар.

Якташ сугышчыларны кайгыртыпЯкташ сугышчыларны кайгыртып
Якташ сугышчыларны кайгыртып

Ветеран-нефтьче, Приют бистәсенең мактаулы гражданины Наил Зиннәтов безнең яклаучыларыбыз өчен мунча себеркеләре әзерләгән.

Шаровкадан Кривовлар гаиләсе бер бак тозлаган кәбестә, коры ашлар әзерләү өчен киптерелгән тәмләткеч, шулай ук 60 данә каен себеркесе алып килеп тапшырган.

Тиздән бу авылдан төрле яшьтәге актив яшәүчеләр әзерләгән үлән чәйләре киләчәк .

«Чемпион» спорт комплексы коллективы складка тугыз пластик канистр (20 литрлы) бирде.

Районда яшәүчеләрдән килгән барлык ярдәм оешкан олаулар белән дә, башка районнардан волонтерлар белән дә бергә оператив рәвештә фронтка җибәрелә.

Хәзерге вакытта җәйге киемгә ихтыяҗ  зур – футболкалар, чалбарлар, шортылар, сланецлар, шулай ук урын-җир әйберләре (яхшы хәлдәге тотылганы да ярый) алып килергә мөмкин.

Үзебезнекеләргә булышыгыз!

Любовь Иванова. Ветераннар советы һәм Приют  бистәсе ярдәм үзәге фотолары

 

 

Якташ сугышчыларны кайгыртып
Якташ сугышчыларны кайгыртып
Якташ сугышчыларны кайгыртып
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас