Барысы да җиңү өчен: Фәттаховлар үзебезнекеләргә йөрәк кушуы буенча ярдәм итәләр

Газета "Фронт өчен маскировка челтәре" төркеме остаханәсе урнашкан Приют бистәсе ярдәм үзәге волонтерлары турында берничә тапкыр сөйләде (августта ачылуга өч ел була).

Барысы да җиңү өчен: Фәттаховлар үзебезнекеләргә йөрәк кушуы буенча ярдәм итәләрБарысы да җиңү өчен: Фәттаховлар үзебезнекеләргә йөрәк кушуы буенча ярдәм итәләр
Барысы да җиңү өчен: Фәттаховлар үзебезнекеләргә йөрәк кушуы буенча ярдәм итәләр

Волонтерлык үзәгенә нигез салучылар Айгөл Фәттахова белән Ринат Солтанов фронтка ирекле ярдәмчеләрнең көчле командасын төзи алдылар.

Бәләбәй районыннан МХОда катнашучылардан Приют бистәсе ярдәм үзәге ирекмәннәренә  даими рәвештә рәхмәт сүзләре килә.

Бүген волонтерларга уңайлы шартларда игелекле эшләр башкару мөмкинлеге биргән кешенең исемен атыйсы килде.

Уфадан эшмәкәр һәм Айгөл Фәттахованың абыйсы Ринат Фәттахов Приют үзәгендә маскировка челтәре үрү остаханәсе, склад һәм музей бүлмәсе өчен бушлай бина бирде. Моннан тыш, ул даими иганәчелек ярдәме күрсәтә.

Әйтик, бу юлы Ринат Рәшит улы маскировка челтәрләре үрү өчен нигезләр (сетка дель ) һәм тукымалар сатып алуга чираттагы тапкыр 100 000 сум акча бүлеп биргән. Май-июньдә остаханә материалларсыз ике атна торганын белгәч, ул ярдәмгә килә. Аларның гаиләсендә шулай кабул ителгән.

Фәттаховлар йөрәк кушуы буенча якташларына булышалар.

Фотода: Айгөл белән Ринат  Фәттаховлар

Любовь Иванова

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас