

"Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы мәктәпкәчә учреждениеләренә ярдәм даими күрсәтелә. Бу бер тапкыр үткәрелә торган акция түгел, ә системалы эш. Балалар өчен посылкаларга кирәкле барлык әйберләр: балалар җиһазлары, уенчыклар, китаплар, спорт инвентаре, канцелярия товарлары, оргтехника керә.
Безнең педагоглар һәм ата-аналар бу ярдәмгә әйҗерләр генә түгел, күңелләрен дә салалар. Алар посылкаларны шәхсән җыя, открыткалар яза, кечкенә адресатларына күңел җылысын тапшыра", – дип аңлаттылар мәгариф идарәсендә.
23нче балалар бакчасы коллективының рәхмәт сүзләре – районда яшәүчеләрнең уртак эшкә керткән өлешенә югары бәя бирү ул. Гумконвойлар белән җибәрелгән тартмалар һәм техника берәмлекләре турында коры хисап юллары артында кешеләр тора, алар аеруча ярдәмгә мохтаҗ булганнарга ярдәм итү өчен вакыт та, көч тә табалар.
Алсу Фәизова әзерләде.
Л. Шакирова фотосы.