

Ул Ярмәкәй районында туган, Баженов авылында үскән һәм мәктәпне тәмамлаган. Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен алгач, Илья хезмәттә була һәм тормышын армия белән бәйләргә карар кыла. Бүген ул – пилотсыз авиация операторы.
Заманча хәрби операцияләр алып бару шартларында БПЛА операторларының эше бәяләп бетергесез Ул җентекле әзерлек, төгәллек, бурычларны тирәнтен аңлау таләп итә. Күп операцияләрнең уңышлы булуы, разведка мәгълүматларын вакытында алу һәм, иң мөһиме, безнең солдатларның иминлеге аларның осталыгына бәйле. Бу хәрби хезмәткәрләр – югары технологияләр һәм реаль хәрби хәрәкәтләр шартларында армиянең күзләре һәм колаклары.
Без батырлык, җаваплылык һәм Туган илгә тугрылык күрсәтеп, үз бурычларын үтәүче ватандашларыбыз белән горурланабыз.
Фото А. Сәхәбиев битеннән.