Радий Хәбиров Салаватта сәнәгать зонасына БПЛА һөҗүме нәтиҗәләре турында сөйләде

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Салаватта сәнәгать объектына БПЛА һөҗүме нәтиҗәләрен бетерүгә багышланган оперштаб утырышы турында сөйләде.  

Радий Хәбиров Салаватта сәнәгать зонасына БПЛА һөҗүме нәтиҗәләре турында сөйләдеРадий Хәбиров Салаватта сәнәгать зонасына БПЛА һөҗүме нәтиҗәләре турында сөйләде
Радий Хәбиров Салаватта сәнәгать зонасына БПЛА һөҗүме нәтиҗәләре турында сөйләде

- Биредә көчле эшелонлы оборона, шуңа күрә Оборона министрлыгы, БАРС отряды һәм предприятиеләрнең үз көче белән аларны юк итүгә яки бастыруга ирешелде, алар ориентацияне югалтсын өчен, – дип уртаклашты төбәк лидеры. Социаль челтәрләрдәге битендә ул предприятие территориясенә 32 дрон үтеп кергән, шуларның 18е – юк ителгән, дип хәбәр итте.

- Калганнары я бастырылды, я ориентацияне югалтты, хәзер без аларны эзлибез, шул исәптән Стәрлетамак районы территориясендә дә, – дип белдерде Радий Хәбиров.

Ул кешеләрне, һәлакәткә очраган БПЛАны күрсәләр, бердәм 112 номеры буенча хәбәр итәргә өндәде. Мөстәкыйль рәвештә бернинди гамәлләр кылмаска сорады.

– Иң мөһиме, һәлак булучылар яки зыян күрүчеләр юк, - диде төбәк җитәкчесе һәм берничә янгын чыганагы булуын хәбәр итте. Аларның барысы да диярлек юк ителгән. Төп җитештерү объектлары зыян күрмәгән. Ресурслар ташыла торган, электр кабельләре уза торган эстакадалар зыян күргән.

Торгызу эшләре тәүлек буе алып барылачак. Предприятиенең элекке күләмнәренә чыгарга берничә көн җитә.

Төбәк башлыгы ассызыклаганча, критик инфраструктура объектларының актив һәм пассив иминлеген көчәйтү буенча эш дәвам итәчәк. Ул дошманның мондый һөҗүмнәре кабатлану ихтималын да кире какмады. Әмма саклану системасы очу аппаратлары белән көрәштә нәтиҗәлелек күрсәтте инде.

Автор:Сетевое издание "Общественная электронная газета"

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас