Бөтен ил белән бергә…

Бәләбәйдә, “Ватанны саклаучыларга” мемориаль комплексында СВОда катнашучылар хөрмәтенә истәлекле корылма төзү эшләре дәвам итә.

Бөтен ил белән бергә…Бөтен ил белән бергә…
Бөтен ил белән бергә…

– Хәзерге вакытта без түбәндәге этапка керештек: һәйкәлнең нигезен бораулыйбыз һәм субайлар куябыз, арматур пояс, опалубка ясадык, детальләрне нигез белән истәлекле корылманың каркасы арасында урнаштырдык, шулай ук нигезгә бетон эремәсе сала башладык. Булачак һәйкәлнең металл конструкциясен һәм башка элементларын аерым әзерлибез. Төзелешнең һәр этабы сыйфатка зыян килмәсен өчен үз эзлеклелегенә ия, – дип уртаклашты «Гранекс» җәмгыяте җитәкчесе Равил Шәймөхәммәтов.

Шушы көннәрдә генә безнең коллегабыз, Бөтенрусия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары, хәрби хәбәрче Евгений Поддубный «Бердәм Русия» генсоветы секретаре Владимир Якушев белән очрашу барышында махсус операция геройларын искә алу урыннары шәһәр мохитенең бер өлеше булырга тиеш, дип белдерде.

"Без илебез халкы һәм, беренче чиратта, балалар өчен ориентир булган геройларның, мәсәлән, телевизорда гына яшәвенә юл куя алмыйбыз. Без геройлар заманы бөтен җирдә чагылсын өчен эшләргә тиеш”, – дип ассызыклады журналист.

Бәләбәйлеләр, һәрвакыттагыча, бөтен ил белән бергә ышанычлы патриотик адымнар  белән атлыйлар.

Укучыларыбызның исләренә төшерәбез, һәйкәлгә акча җыю тәмамланмаган, һәркем изге эшкә үз өлешен кертә ала.

Акчаны кулдан да бирергә, күчерергә дә була. Акча ветераннар советында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Бәләбәй шәһәре, Ленин урамы, 3 А.Белешмәләр өчен телефон: 8 (34786) 3-25-57.

Реквизиты для перечисления средств:

Получатель Местная Белебеевская районная организация региональной Башкортостанской республиканской общественной организации Всероссийской организации ветеранов.

ИНН: 0255011023      КПП: 025501001

ОКПО: 32027199       ОГРН: 1030200020344

Расчетный счет 40703810000200000034   Филиал ПАО «БАНК УРАЛСИБ» в г. Уфа

к/с 30101810600000000770            

БИК 048073770

Назначение платежа: Добровольные пожертвования на установку памятника участникам СВО в г. Белебей.

Фото Елены Петровой

Любовь Иванова

 

Бөтен ил белән бергә…
Бөтен ил белән бергә…
Бөтен ил белән бергә…
Бөтен ил белән бергә…
Бөтен ил белән бергә…
Бөтен ил белән бергә…
Бөтен ил белән бергә…
Бөтен ил белән бергә…
Бөтен ил белән бергә…
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас