Бәләбәй волонтерлары һәм халкы Җиңүне якынайта

Приют поселогы ярдәм үзәгенең бердәм командасы сугышчыларыбызга ярдәм итү өчен барысын да эшли, битараф булмаган халык һәм якташлар гуманитар миссияне якларга тырыша.

Бәләбәй волонтерлары һәм халкы Җиңүне якынайтаБәләбәй волонтерлары һәм халкы Җиңүне якынайта
Бәләбәй волонтерлары һәм халкы Җиңүне якынайта

Волонтер Дмитрий Токарев – Приют "Кулибины" - Октябрьский шәһәре чик сакчылары үтенече белән автомобильләрне фронтка куу өчен подкат ясаган. Нәтиҗә  көтелгәннән дә яхшы булган – сыйфаты һәм функциональлеге буенча заводныкыннан  һич калышмаган прицеп килеп чыккан. Эшләнмә тиешле урынга җибәрелгән.

Альмир Ибраһимов «Нива»өчен покрышкалар, май, тосол, фильтрлар биргән.

Шушы көннәрдә юлдаш машина белән волонтерлар «Башкортостан» полкы штурмовикларына гуманитар ярдәмп, шулай ук сугышчыларга туганнарыннан шәхси посылкалар һәм маскировка челтәрләре тапшырдылар.

«Мужская сила» төркеме – Таһир Хафизов һәм Олег Киселев – даими рәвештә Бәләбәйдән Приютка, шулай ук Октябрьский шәһәренә республика конвое фураларында җибәрер өчен гуманитар йөк ташыйлар.

Күптән түгел яңа фатир  хуҗалары үзәккә иске җиһазлар, паласлар, мендәрләр һәм матраслар тапшырганнар. Волонтерлар Хафизовлар һәм Никеровлар гаиләләре мендәрләрне чистарту һәм яңарту остаханәсенә мөрәҗәгать иткәннәр. Мастерлар 50% ташлама ясаган, ә эш өчен "Фронт өчен маскировка челтәре" үрүчеләре түләгән.

Паласларны һәм келәмнәрне Т. Хафизов юган. Д.Токарев суыткыч камерасын ремонтлаган. Барысы да госпитальгә озатылган.

Елена Владимировна җитәкчелегендәге 7 нче мәктәп укучылары карлыган чәе әзерләгәннәр.

Көн саен волонтерлык үзәгенә халык кирәкле әйберләр алып килеп тапшыра, төркем исәбенә  кирәкле материаллар, приборлар, авто сатып алу өчен акчалар керә.

Укучылар экскурсиягә килә. Җиңү өчен барысы да эшләнә!

Любовь Иванова. Приют  бистәсендәге ярдәм үзәгенең фотолары

 

Бәләбәй волонтерлары һәм халкы Җиңүне якынайта
Бәләбәй волонтерлары һәм халкы Җиңүне якынайта
Бәләбәй волонтерлары һәм халкы Җиңүне якынайта
Бәләбәй волонтерлары һәм халкы Җиңүне якынайта
Бәләбәй волонтерлары һәм халкы Җиңүне якынайта
Бәләбәй волонтерлары һәм халкы Җиңүне якынайта
Бәләбәй волонтерлары һәм халкы Җиңүне якынайта
Бәләбәй волонтерлары һәм халкы Җиңүне якынайта
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас