

Элегрәк В.Винокурова Ярмәкәй районында "Ватанны саклаучылар" фондының социаль координаторы вазыйфаларын башкарган иде. Соңрак Бәләбәй шәһәренең Үзәк биләмәара китапханәсендә хезмәт итә.
Винера Винер кызы – мобилизация буенча чакырылган сугышчының хатыны. Иренең ил мәнфәгатьләрен яклауга басу карары нык һәм аңлы булган: Ватан аның ярдәменә мохтаҗ булганда ул читтә кала алмаган.. Ханым үз тәҗрибәсеннән чыгып, яклаучыларның гаиләләре көн саен нинди борчылулар, мәсьәләләр һәм көнкүреш кыенлыклары белән очрашуын яхшы белә.
МХОның беренче көннәреннән үк В.В. Винокурова волонтерлык эшчәнлегенә актив кушыла, гуманитар конвойлар оештыруда катнаша. Винера Винер кызы шәхси тәҗрибәсен башка хатыннарга һәм әниләргә таяныч булыр өчен кулланырга, аларга катлаулы чор аша үтәргә һәм төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмләшергә карар кылган.
"Мин Бәләбәй районында социаль координатор вакансиясе ачылуга бик шат булдым һәм шунда ук анкета бирдем, – дип искә ала ул. – Эш күләме зур булганга, Юлия Хөсәеновага ярдәмче кирәк иде".
Фонд эше кысаларында белгечләр тәрбияләнүчеләрне төрле хәлләрдә озата баралар: документлар тутыруда, социаль ярдәм чаралары алуда, көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәләр, шулай ук психологик ярдәм күрсәтәләр.
Социаль координатор ярдәмен түбәндәге адрес буенча алырга була: Бәләбәй,. Кызыл ур., 123/2 йорт.
Телефон: 8 (347) 864-65-13
Регина Иванова. Фото район хакимиятеннән.