Бәләбәйдән үзебезнекеләргә ярдәм даими китә

Бәләбәй районы ветераннар советы һәм "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Бәләбәй" төркеме ирекмәннәре хәбәр итүенчә, сугышчы-якташларга гуманитар йөкләр җыю һәм җибәрү эше өзелми.

Бәләбәйдән үзебезнекеләргә ярдәм даими китәБәләбәйдән үзебезнекеләргә ярдәм даими китә
Бәләбәйдән үзебезнекеләргә ярдәм даими китә

Күптән түгел СВО зонасына Бәләбәйдән чираттагы ярдәм партиясе китте: яугирләрнең сораганнарын эшмәкәрләр – «ДОК» җәмгыяте (Олег Диреев, Айрат Мифтахов), «ОНИД» җәмгыяте  (Нэлли Галләмова) һәм «Бәләбәй машина төзү заводы» җәмгыяте  (Ринат Мусин) япты.

Коммерция структуралары җитәкчеләре ветераннар советы белән даими элемтәдә торалар һәм сугышчыларыбызның ихтыяҗларын оператив рәвештә ябалар.

Актив волонтерлар Шаровкадан сугышчыларга озату өчен носки, кофе, чәй, шулай ук тәмләткечләр, сарымсак, коры ашлар әзерләү өчен тозлаган кәбестә алып килделәр.  

Эчке эшләр министрлыгы ветераны Евдокимов М..А. 5,5 квт куәтле генератор тапшырды.

Ялга кайтучы белән якташларыбызга коры ашлар, маскировка челтәрләре, шәхси гигиена чаралары, дымлы салфеткалар, кофе һәм тәм-томнар, шулай ук 8 нче мәктәп укучылары әзерләгән очламнар (нашлемники) җибәрделәр.

Күмәк көч белән җиңү якыналаша!

Любовь Иванова әзерләде.

 

Бәләбәйдән үзебезнекеләргә ярдәм даими китә
Бәләбәйдән үзебезнекеләргә ярдәм даими китә
Бәләбәйдән үзебезнекеләргә ярдәм даими китә
Бәләбәйдән үзебезнекеләргә ярдәм даими китә
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас