СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм чараларын киңәйттеләр

 Башкортстанда һәлак булган СВО катнашучыларының яки яраланудан, җәрәхәтләнүдән, контузиядән яки авырудан үлгәннәрнең балалары һәлак булган хәрбиләрнең балалары өчен ташламаларга охшаш белем бирү гарантияләре алачак. Законга үзгәрешләрне РФ Президенты Владимир Путин имзалады.

СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм чараларын киңәйттеләрСВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм чараларын киңәйттеләр
СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм чараларын киңәйттеләр

Моннан тыш, үзгәрешләр нигезендә, үз ирекләре белән СВОда катнашучыларга  өстәмә  ял биреләчәк. Мондый ял көннәрен бирү тәртибе киләчәктә профильле ведомстволар — Оборона министрлыгы һәм Росгвардия тарафыннан билгеләнәчәк.

«Ирекле формированиеләрдә булган гражданнарга РФ Оборона министрлыгы тарафыннан билгеләнгән очракларда, тәртиптә һәм санда бер тәүлек ял бирелә", — диелә документта.

Элегрәк Башкортстанда түләүле Көнчыгыш чыгу юлы буенча бушлай йөрү хокукы булган СВО катнашучыларының гаилә әгъзалары өчен ташламалар исемлеген киңәйттеләр.

ФОТО: ЭДУАРД КУСКАРБЕКОВ | «БАШИНФОРМ»МА

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас