

Шаровкадан Кривовлар гаиләсе яугирләр өчен чираттагы гуманитар йөк китерде.
Приют бистәсендә "Мужская сила" төркеме волонтерлары (Толстых Иван һәм Киселев Олег ярдәм үзәге складына ике кер юу машинкасын китергәннәр, аларны битараф булмаган кешеләр тапшырган.
"Мужская сила" төркеме волонтеры Марат Хәмитов ике тумбочка, дүрт җыелма табуретка һәм мунча себеркеләре әзерләгән.
Александр Фогельгизанг үзәк складына мунча себеркеләре һәм киптерелгән үләннәр китергән.
Битараф булмаган кешеләрдән ярдәм Бәләбәй районының барлык волонтерлык төркемнәренә өзлексез килеп тора һәм оператив рәвештә хәрби бүлекчәләргә һәм госпитальләргә озатыла.
Любовь Иванова. Фотоларны волонтерлар тәкъдим итте