Һәлак булган СВО катнашучысының әти-әнисенең хокукы бармы?

Һәлак булган СВО катнашучысының әти-әнисенең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү компенсациясенә хокукы бармы?   Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлегендә аңлаттылар.  

Һәлак булган СВО катнашучысының әти-әнисенең хокукы бармы?Һәлак булган СВО катнашучысының әти-әнисенең хокукы бармы?
Һәлак булган СВО катнашучысының әти-әнисенең хокукы бармы?

Әйе, һәлак булган хәрби хезмәткәрнең иждивениесендә булу дәлилләре һәм хокук турындагы белешмәләр булганда. Өстәвенә, СВО катнашучысы алар белән бер торакта теркәлү-теркәлмәвенә карамастан.

 Гаризаны социаль Фондта, МФЦда яки дәүләт хезмәтләре аша бирергә мөмкин.

Документлардан кирәк булачак:

 гариза;

 СВО катнашучысының һәлак булучы (вафат булган) гаилә әгъзасының шәхесен таныклаучы паспорт яисә башка документ;

 гаилә әгъзаларының компенсация түләүләренә хокукын раслый торган ведомство белешмәсе;

сезнең чыннан да һәлак булучының гаилә әгъзаларына каравыгызны раслый торган документ (никах, туу турында таныклык һ. б.);

 торак бинада яшәү урыны буенча теркәлгән гражданнарның саны турында белешмәләр;

 иждивениедә булу турында суд карары;

 торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү турында квитанцияләр һәм чеклар яки выпискалар.

Компенсация күләме ничек исәпләнә?

Мисал:

 ТКХ өчен квитанциядә гомуми сумма алына. Мәсәлән, 5000 сум.

 Фатирда ничә кеше теркәлгән булуы санала. Мисал өчен, әгәр 2 кеше теркәлгән икән, закон буенча һәркем әлеге сумманың яртысын, ягъни 2500 сумны түләргә тиеш.

 Льгота СВО ның һәлак булган катнашучысының гаилә әгъзасына гына каралган. Компенсация аның өлеше күләменнән исәпләнә һәм 60% тәшкил итә. Ягъни, әгәр өлеш 2500 сум булса, компенсация күләме - 1500 сум.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас