Пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә нинди сыйфатлар кирәк?

Башкортстаннан БПЛА операторы пилотсыз очкычлар белән идарә итү өчен нинди сыйфатлар кирәклеген  сөйләде

 «Резо» кушаматлы якташыбыз пилотсыз очу аппаратлары һәм җир өсте роботехник комплекслары операторы булып хезмәт итә. Отпуск вакытында ул барыннан да бигрәк туганнарын һәм дусларын сагынуын, ә хезмәте аны тыныч тормышны тагын да күбрәк бәяләргә өйрәтүен әйтте.

Сугышчы сүзләренчә, заманча пилотсыз очкычлар һәм җир өсте роботлары төрле бурычларны үтәргә ярдәм итә. Шул ук вакытта операторлар даими рәвештә эш методларын камилләштерәләр, яңа җиһазларны үзләштерәләр һәм техника белән идарә итүнең иң нәтиҗәле ысулларын сайлыйлар.

Хәрби хезмәткәр шулай ук билгеләп үткәнчә, БПЛА  операторы үз техникасын яхшы белергә генә түгел, ә сабыр, тырыш булырга һәм карарларны тиз кабул итә белергә тиеш. Нәкъ менә шушы сыйфатлар куелган бурычларны уңышлы үтәргә ярдәм итә.

 БПЛА бүлекчәләрендә хезмәт итү турында сорауларыгыз булса, аларны 122 телефоны буенча бирергә мөмкин.

 Контракт буенча хезмәт итүгә гариза бирү өчен Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнары хәрби комиссариатына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итегез: Бәләбәй шәһәре, Көнчыгыш ур., 72. Кызыксындырган сорауларны (34786) 5-39-99 (тәүлек буе) телефоны буенча бирергә мөмкин.

Пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә нинди сыйфатлар кирәк?
Пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә нинди сыйфатлар кирәк?
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас