

Мәсәлән, Октябрьский шәһәреннән волонтер Сергей Прокопьев Уфадан Приютка пончо тегү өчен тукыма алып кайткан, «Башкортостан» полкы егетләре өчен гуманитар йөкне (пончо, маскировка челтәрләре, пленка) кире алып киткән.
Самарадан волонтерлар - Моисеевлар гаиләсе -Приют бистәсе волонтерлары үтенече буенча Октябрьский шәһәре складына янгын сүндергечләр алып килгән.
Баженово авылыннан Смирновлар гаиләсе челтәр-рабица тапшырган, ә «Баженово үрүчеләре» төркеменнән үрүчеләр маскировка челтәрләре китергәннәр.
Гражданнарның битараф булмавы һәм волонтерларның риясызлыгы аркасында гуманитар ярдәм кимеми.
Йөкнең бер өлеше Бәләбәй районыннан Октябрьскийга озатылган, яңа партия төялә. СВО зонасыннан якташларыбызга гумпомощь илтәчәк машина чыккан инде.
Безнең волонтерлар госпитальдә дәваланучы сугышчы өчен посылка әзерләргә онытмадылар. Бал, үлән чәе һәм әнисеннән посылка җибәрделәр.
Бәләбәйдән даими гуманитар ярдәм җибәрелә, ул бөтен районнан туплана. Шушы көннәрдә Илькино авылының «Юмарт куллар» волонтерлар төркеменнән маскировка челтәрләре килде.
Кешеләрнең мәрхәмәте һәм шәфкате чиксез!
Любовь Иванова. Фотоларны волонтерлар тәкъдим итте