

Аларның һәркайсы тирәсендә гуманитар конвойлар җыюда ярдәм итүче битараф булмаган гражданнар берләшә.
Күп нәрсә күрше районнар һәм шәһәрләр волонтерлары катнашында уртак җыемнар нәтиҗәсендә башкарыла.
Приют бистәсе ярдәм үзәге, Туймазы районының "Җиңү үрәбез Япрык", Миякә районының "Җиңү өчен", Октябрьский шәһәренең "Берегиня", Оренбург өлкәсенең "Абдулин фронтка", "СВОга ярдәм Ярмәкәй!" төркемнәре волонтерлары уртак тырышлык белән кыска вакыт эчендә акча җыйдылар һәм 90 нчы танк дивизиясе сугышчылары гаризасы буенча металл профиль сатып алдылар. Материалларны оператив рәвештә фронтка җибәрделәр.
Ирекмәннәр ярдәм туплауда катнашкан барлык гражданнарга рәхмәт белдерәләр.
Икенче мисал: "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Бәләбәй” төркеме волонтерлары. атна саен диярлек ялга кайтучылар белән сугышчыларга кирәкле әйберләр һәм азык-төлек җибәрәләр.
- "Башкортостан" полкы отпускникларын озаттык, солдат аналары советыннан өй токмачы, үлән чәе, дронга каршы җәймәләр төядек., шүрәле костюмнары, ә "Җиңү өчен тәмле һәм тиз. Бәләбәй районы" төркеменнән - җиде тартма коры ашлар, – дип уртаклашты волонтер А.Рахманкулова.
"СВО зонасына гуманитар ярдәм" төркемендә (Бәләбәй) "Нива"автомобилен сатып алу өчен акча җыю бара.
"Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Приют" төркеме волонтерлары мобиль энергия чыганагына акча җыялар һ. б.
Үрүче волонтерлар армый-талмый маскировка челтәрләре үрәләр.
Кыскасы, волонтерлар якташлары белән даими элемтәдә торалар.
Исегезгә төшерәбез, район ветераннар советында МХОда (СВО) катнашучылар хөрмәтенә истәлекле корылма төзү өчен акча җыю дәвам итә, изге эшкә кушылыгыз!
Любовь Иванова. Фотоларны волонтерлар тәкъдим итте