Барысы да Жиңү өчен
4 Августа , 09:00

"Максат – минем кебекләргә ярдәм итү"

Бәләбәй районы хакимиятендә атналык киңәшмәдә Приют  бистәсе буенча "Ватанны саклаучылар" фонды республика филиалының яңа социаль координаторын тәкъдим иттеләр. Ул махсус хәрби операция ветераны Илнур Нагуманов булды.

"Максат – минем кебекләргә  ярдәм итү""Максат – минем кебекләргә  ярдәм итү"
"Максат – минем кебекләргә ярдәм итү"

Илнур Фәнис улы тумышы белән Бәләбәйдән, балачагын Приютта үткәрә, 5нче мәктәпне тәмамлый, аннары һөнәрен 89нчы СПТУда ала. СВОда катнашканчы нефть промыселларында һәм төзелешләрдә вахта методы белән эшләгән.

2023 елның декабрендә Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Авдеевск юнәлешендә штурм бригадасында хезмәт итә (позывное – "Фин"). 2024 елның февралендә беренче яра ала, дәваланганнан соң сафка кайта. 2024 елның 14 маенда икенче тапкыр авыр яралана – уң кулын югалта. 2025 елның апрелендә өенә кайта.

Хәзер аның миссиясе – охшаш сынаулар аша үткәннәргә ярдәм итү. Социаль координатор вакансиясе турында ул үзенең координаторы Юлия Хөсәеновадан белгән, ул СВОдан кайтканнан соң аңа сизелерлек ярдәм күрсәткән. Приютта эшләү тәкъдимен Илнур Фәнис улы уйлап та тормыйча кабул итә.

Ветеран поселок волонтерлары белән танышты  һәм алар бергәләп эшләргә тәүге планнарын билгеләделәр.

"Үз алдыма бер максат куям – минем кебек егетләргә ярдәм итү", – ди Илнур Фәнис улы.

Регина Иванова. С. Шириня фотосы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас