Барысы да Жиңү өчен
5 Августа , 08:00

Фронтка оператив ярдәм иттеләр

Июльнең соңгы көнендә Приют бистәсенең ярдәм үзәгендә эш кайнап торды – МХО зонасыннан килгән КАМАЗга гуманитар ярдәм төяделәр.

Фронтка оператив ярдәм иттеләрФронтка оператив ярдәм иттеләр
Фронтка оператив ярдәм иттеләр

Дүшәмбе көнне гуманитар йөк билгеләнгән урынга  илет җиткерелгән, һәм "БХ " волонтер Айгөл Фәттаховадан бу хакта сөйләвен үтенде.

- Без сугышчыларыбызның үтенечләрен оператив рәвештә үтәдек һәм аларның хәрби КамАЗ җибәр тәкъдименә  бик шатландык.

Йөне төяргә  "Мужская сила" төркеме волонтерлары, ВДВ хәрби туганлык активистлары, сугышчыларның туганнары, безнең төркемдә катнашучылар, яшьләр килде…

Суыткыч, кер юу машиналары, микродулкынлы мичләр, ОСБ-табаклар, төзелеш материаллары, инструментлар, матраслар, юрганнар, мендәрләр, урындыклар, тумбочкалар, канистрлар, мичкәләр, маскировка челтәрләре, автозапчастьләр, янгын сүндергечләр, шулай ук азык-төлек (өй токмачы) һәм медицина кирәк-яраклары төядек.

Ярдәм җыюда һәм  төяүдә катнашканнарның барысына да рәхмәт белдерәбез! Безнең көч – бердәмлектә! - дип сөйләде волонтер.

Сугышчылар фронтка ярдәм күрсәткәннәрнең барысына да тирән рәхмәт белдергән мөрәҗәгать видеоларын яздырган.

Любовь Иванова әзерләде. Приют бистәсе ярдәм үзәгенең фотолары

 

Фронтка оператив ярдәм иттеләр
Фронтка оператив ярдәм иттеләр
Фронтка оператив ярдәм иттеләр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас