Барысы да Жиңү өчен
6 Августа , 05:00

Көтәргә түгел, хәрәкәт итәргә!

Алгы сызыктан кайту – миссия  азагы түгел, ә Ватанга хезмәт итүнең яңа, тыныч этабы. Бу хакта БСТ телеканалында "Честно говоря" программасында сөйләделәр.

Көтәргә түгел, хәрәкәт итәргә!Көтәргә түгел, хәрәкәт итәргә!
Көтәргә түгел, хәрәкәт итәргә!

Башкортстан МХО ветераннары ассоциациясе рәисе, республика башлыгы ярдәмчесе Оскар Ситдиков дәүләт һәм җәмгыять сакчыларның батырлыгын чиксез югары бәяли, әмма "гражданка"дагы тормыш окоп тылы кебек үк ышанычлы булсын өчен, аңа бергә әзерләнергә кирәк, дип искәртте.

Аның сүзләренчә, адаптация процессы алар фронтта күз алдына китергәнчә генә узмый. Хәрбиләрнең бер өлешендә арттырылган өметләр туа, шуңа күрә аларга вакытында ярдәм итү аеруча мөһим.

"Күп кенә сугышчылар телевизор экраннарыннан күрсәткәннәрне үзләренчә кабул итә. Кайберәүләр кайткач ук алар алдында кызыл келәм сукмак һәм алтын читле тәлинкә яткан ак ашъяулык җәелер, ә барлык мәсьәләләр үзеннән -үзе хәл ителер, дип уйлый", – дип билгеләде Оскар Ситдиков.

Геройлар элек командирлар хәл иткән сораулар белән ялгыз калырга тиеш түгел. Бүген Башкортстанда һәм илдә көчле ярдәм программалары эшли – укудан алып үз эшеңне ачуга кадәр. Ләкин, Ситдиков дөрес әйткәнчә, бу мөмкинлекләр корал кебек: ул эшләсен өчен, аны ничек кулланырга икәнен белергә кирәк.

"Безнең төп бурыч – нәрсәдер майтармасын, җәмгыятькә үпкә сакламасын өчен сугышчыны эләктереп алырга өлгерү. Без даими шундый профилактик эш алып барабыз, аңлатырга тырышабыз: дус, тукта, монда барысы да син уйлаганча ук түгел", – дип басым ясады Башкортстан МХО ветераннары ассоциациясе рәисе.

Хәзерге вакытта бөтен җирдә МХОда катнашучыларга ярдәм үзәкләре ачылды, Башкортстан МХО ветераннары ассоциациясе филиаллары эшли, әмма гаиләдәге туганнары һәм якыннары, шулай ук җәмгыятьнең сизгерлеге хәлиткеч әһәмияткә ия.

Редакция безнең яклаучыларыбызга ярдәм итәргә теләүчеләрнең барысын да сөйләшергә чакыра.

Исегезгә төшерәбез, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү муниципаль үзәге түбәндәге адрес буенча урнашкан: Бәләбәй, Кызыл ур., 123/2. Эш графигы: эш көннәрендә 9.00 дән 18.00 гә кадәр.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас