

Бу хакта редакциягә Приют бистәсе ярдәм үзәге волонтерлары хәбәр итте һәм сугышчы белән элемтәгә керергә ярдәмләште, ә ул газета сорауларына җавап бирде.
Безнең героебыз Бишбүләк районының Седякбаш авылында 2005 елда туган. Малай алты айлык булганда, гаилә Бәләбәйгә күченә, балачагы һәм яшьлеге монда үтә.
Кирилл 15 нче мәктәпнең тугыз сыйныфын тәмамлап, Бишбүләк Механизация һәм электрификация көллиятенә укырга керә, «Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау электромонтеры» белгечлеге буенча диплом ала.
Көллиятне тәмамлау белән, 2024 елда, егетне армиягә алалар. Хезмәтен Кырымда үтә. 2025 елда Кирилл Васильев Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм Кырым чикләрен саклавын дәвам итә.
Карарны ул үзе кабул иткән, уллары тормышында мондый борылышка әзер булмаган ата-аналары гаҗәпкә калалар, әмма хуплыйлар.
Позывнойны сугышчы үзе уйлап тапкан – «Чуваш», үз нәселен белдерү өчен. Туган абыйсы Иван Владимирович, МХОдакатнашучы, карар кабул итү өчен үрнәк ул.
Өйдә Чувашны әти-әнисе, абыйсы һәм ике апасы көтә.
Безнең яшь герой – зенит расчеты командиры – Ватанга намуслы һәм фидакарь хезмәт итә, моның өчен хәрби бүләкләр – I һәм II дәрәҗә «Фидакарьлек өчен» медальләре, шулай ук «Кырым Республикасын яклаган өчен»медале белән билгеләнгән.
Яугир Чуваш сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүче кешеләргә рәхмәт белдерде:
- Безгә ярдәм иткән барлык якташларыма зур рәхмәт әйтәсем килә! Без сынатмыйбыз – без җиңәчәкбез!
Нәкъ менә җиңүгә ышаныч һәм тыл ярдәме, аның фикеренчә, хәрби тормыш авырлыкларына түзәргә ярдәм итә.
Якташыбыз егетләрнең барсының да хәрби бурычларын үтәүдән баш тартмауларын, җаваплы хезмәт итүләрен тели.
Кирилл Васильевның иң зур хыялы – өенә кайту, белгечлеге буенча эш табу, югары уку йортында укуын дәвам итү, гаилә кору...
Тизрәк җиңү белән кайтыгыз, яугирн Чуваш! Бәләбәйлеләр синең белән горурланалар!
Фото К. Васильевның шәхси архивыннан