Барысы да Жиңү өчен
12 Августа , 05:00

Үзебезнекеләргә өзлексез ярдәм җыела һәм озатыла

Кичә Приют бистәсендәге ярдәм үзәге складыннан «Мужская сила» волонтерлары республика конвое белән чираттагы ярдәм партиясен МХО зонасына җибәрделәр.

Үзебезнекеләргә өзлексез ярдәм җыела  һәм озатылаҮзебезнекеләргә өзлексез ярдәм җыела  һәм озатыла
Үзебезнекеләргә өзлексез ярдәм җыела һәм озатыла

Аннан алдарак складта доктор «Лиса» эшли торган госпиталь (аның турында «БИ» 2025 елда язды) һәм сугышчылар өчен йөкне төрү эше кайнап торган.

Ярдәм җыюда “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Бәләбәй” төркеме волонтерлары һәм район ветераннар советы ирекмәннәре дә катнаштылар. Уртак җыемнар кешеләрне һәм коллективларны берләштерә.

Мәсәлән, “Автонормаль” җәмгыятеннән  500 кг йөк килгән; Бәләбәйдә яшәүче Төхвәтшина Нәфисә кер юу машинасы биргән; Слакбаш авыл советы авыл җирлегеннән хакимият  һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре кабак суты һәм чәй үләннәре  китергәннәр. Барысын да санап бетереп булмый…

Волонтерлар сугышчылар соравы буенча кирәкле әйберләр җыюда катнашучыларга зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Сүз уңаеннан, район ветераннар советына сугышчылардан запас частьләр, кораллар һәм материаллар: АДС КПП икенчел валы, УАЗ ступицалары ремкомплекты, УАЗ өчен хаблар, тормоз сыеклыгы, тормоз колодкалары (арткы, алгы), 409 дв шәмнәр, 409 дв бронепроводлар, реле 4 кт. 30 а, электродлар (2 һәм 3 мм), электропила, 3 кВт генератор, ярымавтомат өчен эретеп ябыштыру чыбыгы (флюслы 0.8 мм).

Үзебезнекеләргә кушылыгыз!

Октябрьский шәһәреннән конвой җибәрелүе турында якын арада хәбәр итәрбез.

Любовь Иванова. Фотоларны волонтерлар тәкъдим итте

 

Үзебезнекеләргә өзлексез ярдәм җыела  һәм озатыла
Үзебезнекеләргә өзлексез ярдәм җыела  һәм озатыла
Үзебезнекеләргә өзлексез ярдәм җыела  һәм озатыла
Үзебезнекеләргә өзлексез ярдәм җыела  һәм озатыла
Үзебезнекеләргә өзлексез ярдәм җыела һәм озатыла
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас