Барысы да җиңү өчен – әниләрдән һәм ветераннардан

“БХ” МХОдагы  сугышчыларыбыз өчен гуманитар ярдәм җыю турында даими  хәбәр итә.

Барысы да җиңү өчен – әниләрдән һәм ветераннарданБарысы да җиңү өчен – әниләрдән һәм ветераннардан
Барысы да җиңү өчен – әниләрдән һәм ветераннардан

Бәләбәй районы ветераннар советында хәбәр итүләренчә, сугышчы-якташның әнисе Зинаида Герасимова коры ашлар әзерләү өчен ярмалар һәм киптерелгән яшел тәмләткечләр алып килгән.

Шулай ук волонтерлар хезмәт ветераннарына, пенсионерларга һәм безнең хәрбиләргә финанс һәм гуманитар ярдәм күрсәткән барлык шәһәр халкына рәхмәтләрен белдерәләр.

 –  Хәйрия эшендә “артык аз” яки “күп” булмый. Зур булмаган взнослардан кирәкле сумма туплана, бу безнең егетләрнең чираттагы үтенечен үтәү мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, җыелган взносларга (16900 сум) автомобильләргә запас частьләр сатып алынган.

Бәләбәй районы хакимияте ветераннары акча җыеп (16000 сум),  генератор сатып алганнар, аны ветераннар оешмасы рәисе һәм волонтер Наталья Моратханова китергән.

Бу безнең сугышчыларны ихлас кайгырту һәм ярдәм, – дип уртаклашты ветераннар советы рәисе урынбасары Гүзәл Ишниязова.

Әйберләр җыюга кушылыгыз! Район биләмәләренең  волонтерлык төркемнәренә мөрәҗәгать итегез!

Сүз уңаеннан, атна башында Октябрьскийдан Приют волонтерлары җибәргән гуманитар йөк МХО зонасына барып җиткән..  Доктор “Лиса”дан  һәм якташ яугирләрдән барсына да рәхмәт.

 

Любовь Иванова. Фото ветераннар советыннан

 

Барысы да җиңү өчен – әниләрдән һәм ветераннардан
Барысы да җиңү өчен – әниләрдән һәм ветераннардан
Барысы да җиңү өчен – әниләрдән һәм ветераннардан
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас