

Форумда Бәләбәй районыннан «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторлары Винера Винокурова һәм Юлия Хөсәенова, «Приют бистәсе ярдәм үзәге» волонтерлары Айгөл Фәттахова һәм Ольга Садыйкова («Үзебезнекеләр өчен тегәбез»төркеме) катнаштылар.
Фойеда волонтерлар күргәзмәсе оештырылды, анда безнең хатын-кызларыбызның да тырыш хезмәте нәтиҗәләре күрсәтелде.
Волонтерлар сүзләренә караганда, алар башка районнардагы элек очрашмаган коллегалары белән аралашкан, дронга каршы пончо һәм юрганнар тегү технологиясе турында фикер алышкан, үз серләре белән уртаклашкан.
- Алынган тәҗрибә һәм яңа элемтәләр эшебезнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен һичшиксез кулланылачак, – дип уртаклашты А. Фәттахова.
Любовь Иванова. Волонтерлар фотолары