

Николай Кредин 2026 елның гыйнварыннан Бәләбәйдә яши, монда ул инвалид дип танылган соңгы яралануы өчен алган акчасының бер өлешенә фатир сатып алган. Аңа эшләми торган группа куйганнар– сул кулы юк. МХОга кадәр ир кеше Себердә әтисе белән бергә монтажчы булып эшләгән.
Ике баласы һәм тормыш иптәше Оренбург өлкәсендә калган. Мөнәсәбәтләр күптән җимерелгән, әмма МХОда катнашучы сүзләренчә, ул гаиләсенә даими рәвештә акча җибәргән. Яралар өчен акчаларның күп өлеше хатынында калган. Госпитальдә яткан арада, гаиләдән кемдер аның исеменә тагын 20 микрозайм рәсмиләштергән...
Акчаны мин үзем җибәрдем, балалар өчен җаваплылык тойдым, үзем гаепле, шулай яхшырак булыр дип теләдем... ә акчаны тиз җыйганнар, күрәсең, исән калмам дип көткәннәр, – дип сөйләде Николай, ямансулап.
Ул 1987 елда Үзбәкстанның Үргәнче шәһәрендә туа, аннары гаилә әтисенең туган ягына, Ырынбур өлкәсенә кайта. Мәктәптән соң Н. Кредин Абдуллинодагы 17 нче санлы һөнәрчелек училищесын тәмамлый. Себердә эшләү яхшы гына табыш китерә: ике йорт сатып ала.
2024 елда Николай Кредин Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм МХОга (СВО) китә.
– Нигә бу карарга килдең?
– Тормышны үзгәртергә теләдем, чөнки хатыным алдады. Минем дә гөнаһым бар иде, тик мин балаларны намус белән карадым, ипотека түләдем, даими акча җибәреп тордым, ә хәзер яраланганга т үләнгән бөтен акчаларны диярлек хатыным алды, ә кызым 800 меңгә диярлек алдады, мин аларга ике йорт калдырдым, гаиләмә кайтырга ниятләгән идем, ә миңа тагын 500 мең алимент исәпләгәннәр (үз вакытында килешү рәсмиләштермәгән идем). Бары тик 4 млн.ны гына алырга һәм Бәләбәйдә фатир сатып алырга насыйп булды, калган акча хатында һәм балаларда калды (кызыма 20 яшь, улыма – 12). Барлык счетлар да ябык булып чыкты. Суд тикшерүе бара, һәм яңа фатирны тартып алырга тырышалар. Башта мин "балаларны оялтырга" теләмәдем, шуңа күрә судка бирмәдем, – дип дәвам итте әңгәмәдәшем.
Николай ДНРда «Үзбәк» кушаматы белән булган, разведчик булып хезмәт иткән, "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән.
Беренче җәрәхәтне үпкәсенә алган, ярасы әле төзәлмәгән һәм вакыт-вакыт сызлап-үзен белдереп тора.
2025 елның 7 августында аның сул кулы авыр яралана, агачларга бәрелеп-сугылып,ике тәүлек чыга, берничә тешен югалта... Дәвалану озак бара, хатыны һәм балалары ягыннан ярдәм булмый, шуңа да җан яралары яралар көчлерәк сызлый.
Уфада 300 мең сумга ясалган беренче протезы яраксыз булып чыккан. Хәзер аның бионик протезы бар, аңа идарә итү җиңел.
"Ватанны саклаучылар" фондында сугышчының тормыш хәлен беләләр, аның белән СВО катнашучылары ассоциациясеннән адвокат эшли.
МХО ветеранына Уфада шифаханәдә дәваланырга тәкъдим итәләр, әмма судлар аркасында ул ташламадан файдаланырга батырчылык итми.
– Миңа, инвалид буларак, торакны җайлаштырырга булышырга тиешләр: робот-тузан суырткыч, компьютер, өстәл, «Алиса» станциясе, пәрдәләр, адаптив кием бирәчәкләр. Фатирда үзем ремонт ясадым. Мин Бәләбәйгә килгән иптәш кызым бик ярдәм итә, ашарга пешерә.
Ярлы кеше буларак яшәргә туры килгәч, хатыным мыскыллы карап көлде...
Пенсия хисабына яшим, ә болай барысы да әйбәт. Үз хаталарым өчен мин барысына да акча белән дә, кулым белән дә түләдем... – дип йомгаклады сүзен басма герое, уңайсызланып.
Әти-әнисе дә аңа ярдәм итә.
Аның сугыш чоры фотосурәтләре табылмады, әнисенең телефонында бердәнбер фото бар …
Юридик бәхәскә нокта куелыр дип өметләнәбез, тик соңыннан МХО ветеранының иң якын кешеләре үзләренең комсызлыгы һәм хыянәте белән ничек тыныч кына яши алырлар, ул бит аларның иминлеге өчен каны белән дә, сәламәтлеген югалту белән дә түләгән.…
Любовь Иванова
Автор фотосы