

Ирекмәннәр (волонтерлар) эше – ул өзлексез ритм: әйберләр җыю, машиналарга төяү, гомерләрен куркыныч астына куеп, алгы сызыкка кадәр алып бару һәм кире кайту, ә аннары – яңадан озатуга әзерләнү. Форумда халык фронтының өч вәкилен аерым билгеләп үттеләр: Илдар Гомәров, Василий Рыбаков һәм Альфред Сафин. Аларның һәркайсы 60 тан артык гуманитар миссия башкарган, йөзләрчә тонна йөк илткән һәм дистәләрчә бүлекчәләргә даими ярдәм итә. Фидакарь хезмәтләре өчен Радий Хәбиров шәхсән ирекле рәвештә әлеге изге эшне башкаручыларга "Башкортстанның рәхмәтле халкыннан" медальләрен тапшырды.
Аларның казанышларын республика дәрәҗәсендә тану – мөһим һәм лаеклы адым.
Светлана Шириня