Барысы да Жиңү өчен
8 Сентября , 08:00

Уртак җиңүгә тагын бер адым

Бәләбәй районының Слакбаш авылы кешеләре махсус хәрби операция уздыру зонасында булган хәрбиләргә даими ярдәм итәләр.

Уртак җиңүгә тагын бер адымУртак җиңүгә тагын бер адым
Уртак җиңүгә тагын бер адым

Күптән түгел МХО катнашучысы «Агроном» кушаматлы Николай Потапов  туган авылында  кыска вакытлы ялда булды. Ул ярдәм сорап якташларына мөрәҗәгать итте. Сугышчы алгы сызыктагы бурычларны уңышлы үтәү өчен ышанычлы элемтә чаралары кирәклеген сөйләде. "Агроном"  сугыш хәрәкәтләрендә СВО башыннан ук катнаша. Махсус операция зонасына ул мобилизация буенча эләккән.

Сугышчының үтенеченә якташлары җавап бирде. Ольга Андреева җитәкчелегендәге инициатив төркем акча җыюны оештырды. Өч-дүрт көн эчендә слакбашлылар акча җыеп,  аңа алты рация сатып алдылар. Бу игелекле эшкә илледән артык кеше көченнән килгәнчә ярдәм итте.

«Безнең тыйнак өлеш – гомуми җиңүгә тагын бер адым. СВО зонасында хезмәт итүче якташларыбыз турыдан-туры безгә үтенечләр белән мөрәҗәгать итсеннәр иде. Без аларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышачакбыз», – диләр волонтерлар.

– Авылдашларыбызның кайгыртуы һәм җылылыгы салынган әлеге элемтә чаралары саклаучыларыбызның гомерен һәм сәламәтлекләрен саклап калырга ярдәм итәр, дип ышанабыз, – диде Ольга Анатольевна.

Светлана Прокофьева

О. Андреева фотосы

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас