

Күбесенчә пенсия яшендәге егермедән артык актив хатын-кыз Приют бистәсе ярдәм үзәге каршындагы остаханәгә килде (волонтерлар А.Фәттахова һәм Р. Солтанов) һәм яклаучыларыбызның гомерен саклап калу өчен маскировка челтәрләре үрә башлады.
- Өч ел эчендә бик зур юл үтелде: материалларга акча эзләүдән алып Җиңүне якынайтуга көн саен өлеш кертүче тотрыклы коллектив формалаштыруга кадәр.
Төп казаныш командага 2023 елда килүчеләргә карый – алар коллективның 90%н тәшкил итә. Кешеләр алмашынуга карамастан, нәкъ менә бу катнашучылар төркемнең төп өлеше булып кала. Остаханәдә 4-6 сәгать үткәрү өчен алар көн саен өй эшләрен кичектереп торалар.
Бүгенге көндә безнең үрүчеләр 1300 маскировка челтәре (3м ×6 м) үрде. Бу – 23400 кв. м мәйдан, ягъни озынлыгы 7800 м, киңлеге 3 м булган шартлы юл, - дип сөйләде волонтер Айгөл Фәттахова.
Сүз уңаеннан, барысы да түләүсез нигездә башкарыла, хатын-кызларның эше ятьмә үрү белән генә чикләнми: алар көн саен халыктан гуманитар ярдәм кабул итәләр, мәктәп укучылары, сугышчылар белән очрашалар, волонтерлык үзәге эше турында сөйлиләр...
Аларның керткән өлеше – фронтка һәм безнең сугышчы-якташларыбызга бәяләп бетергесез реаль ярдәм.
Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез, Приют челтәр үрүчеләре!
Любовь Иванова.