Барысы да Жиңү өчен
16 Сентября , 12:00

Үзебезнекеләргә ярдәм – чын йөрәктән

Бәләбәй районының битараф булмаган халкы һәм якташлары чын күңелдән яклаучыларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр, волонтерлык төркемнәренә әйберләр, азык-төлек, техник чаралар сатып алу өчен акча китерәләр.

Үзебезнекеләргә ярдәм  – чын йөрәктәнҮзебезнекеләргә ярдәм  – чын йөрәктән
Үзебезнекеләргә ярдәм – чын йөрәктән

Әйтик, ветераннар советы һәм "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Бәләбәй" складына  Мифтаховлар гаиләсе коры ашлар әзерләү өчен тагын ярмалар (перловка, борчак, тары, дөге) китерде.

Чираттагы ярдәм Михайло-Архангельский  гыйбадәтханәсенә йөрүчеләрдән дә килде.

М.С. Касыймов үз умарталыгыннан хуш исле бал тапшырды.

М. Горький исемендәге токымчылык заводы үзәк усадьбасы авылында яшәүче  Л.П. Буркинадан да да безнең егетләргә ярдәм килде.

Без волонтерларның районара хезмәттәшлеге турында берничә тапкыр яздык.

"Барсы да Җиңү өчен" төркеме волонтерлары (Бишбүләк авылы) Приют бистәсенең ярдәм үзәгенә алга таба фронтка җибәрү өчен гуманитар ярдәм тапшырдылар.

Бишбүләктан Приютка  әйберләрне  Үзәк волонтерлары – ирле-хатынлы Ольга белән Таһир Хафизовлар китергән.

Богородице - Тихвинский храмы мәхәлләсе социаль бүлегенең "Изге йөрәк"  волонтерлар төркеме "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Приют "  ирекмәннәренә  сугышчылар өчен әзерләнгән өй токмачы тапшырды..

Бөтен гуманитар ярдәм  оператив рәвештә төрелә һәм юнәлешләр буенча бүленә.

Исегезгә төшерәбез, һәркемнең ярдәме мөһим.

Читтә калмагыз!

Любовь Иванова. Фотоларны волонтерлар тәкъдим итте

 

Үзебезнекеләргә ярдәм  – чын йөрәктән
Үзебезнекеләргә ярдәм  – чын йөрәктән
Үзебезнекеләргә ярдәм  – чын йөрәктән
Үзебезнекеләргә ярдәм  – чын йөрәктән
Үзебезнекеләргә ярдәм  – чын йөрәктән
Үзебезнекеләргә ярдәм – чын йөрәктән
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас