

Бәләбәй районында яшәүче Григорий үзенең һөнәри юлын махсус хәрби операция зонасында пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) белән идарә итү белән бәйләгән. «Хакер» позывнойлы хәрбинең бу тарихы белән Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев уртаклашты.
Муниципалитет җитәкчесе сүзләренә караганда, Григорий мәктәпне тәмамлаганнан соң гидравлик машиналар, гидроприводлар һәм гидропневмоавтоматика эксплуатациясе буенча техник белгечлек алган. Мобилизациягә кадәр ир-егет механизатор булып эшләгән.
Хәрби хезмәткә чакыру кәгазе килгәч, Григорий икеләнмичә военкоматка килгән. БПЛА взводына ул үз теләге белән кушылган. Аның бу сайлавына технологияләр, яңа техник чишелешләр һәм заманча хәрби хәрәкәтләр алып бару чаралары белән кызыксынуы йогынты ясаган.
– Бүген пилотсыз очу аппаратлары – гади техника гына түгел, ә заманча сугышның иң мөһим коралларының берсе, – дип билгеләп үтә «Хакер».
Григорий хезмәт иткән бүлекчәнең бурычлары киң. Пилотсыз аппаратлар төрле хәрби бурычларны үтәүдә, шул исәптән җирлекне күзәтүдә, шулай ук алгы сызыкка кирәкле әйберләрне җиткерүдә һәм эвакуация вакытында ярдәм күрсәтүдә файдаланыла.
Сугышчан бурычларын үтәү белән беррәттән, «Хакер» «Синергия» университетында «Мәгълүмат иминлеге» юнәлеше буенча югары белем ала. Хәзерге вакытта ул биш семестр укыган, диплом алу өчен тагын ике семестр калган. Хезмәте күп вакытын алуга карамастан, Григорий һәр мөмкинлектән файдаланып укуына игътибар бирә.
Искә төшерәбез, Башкортстанда ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гареев исемендәге пилотсыз системалар гаскәрләре батальонына кабул итү башланды. БПЛА батальоны сафларында хезмәт итү белән кызыксынган республика халкы актуаль сорауларга җавапларны Уфа шәһәрендә, Октябрь революциясе урамы, 3нче йорт адресы буенча ала ала.
Белешмәләр өчен телефон номерлары: +7 995 948-65-41, +7 908 358-00-00.
Фото: Башинформ