

Хәйрия акциясе Анновка авылы мәдәният йорты базасында узды.
Оештыручылар әйтүенчә, авылдашлар арасында безнең сугышчыларга ярдәм итәрдәй яхшы кешеләр күп. Авыл халкының актив катнашында азык-төлек, кием-салым, гигиена чаралары һәм башка кирәкле әйберләр җыелды.
Гуманитар йөк Бәләбәйдәге Ветераннар советы складына китерелде һәм тиздән МХО зонасына озатылачак.
- Бары тик уртак тырышлык белән генә без алгы сызыктагы егетләребезгә ярдәм итә һәм җиңүне якынайта алабыз!
Барыгызга да яхшылык һәм бердәмлек өчен рәхмәт! – дип белдерделәр Бәләбәй районы ветераннар советында.
Любовь Иванова. Анновка мәдәният йорты һәм ветераннар советы фотолары